Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янсуарлылар таңнарда ару су ала ...

Качману көнне, су китерү йоласын күрү өчен, Питрәч районындагы Янсуар һәм Керәшен Сәрдәсе авылларына бардык. Кайбер яклардан аермалы буларак, бу авыллардагы керәшеннәр әлеге йоланы саклауга зур игътибар бирәләр

Һәр авылның үзенә генә хас үзенчәлеге, матурлыгы була. Янсуарда ул – нәфис бизәкле йортлар һәм капкалар.  Авыл үзе зур түгел, 100гә якын хуҗалыгы бар. Кеше яшәми торган йортлар да хәйран күренә.

Янсуар мәктәбе 2014 елда ябылган, хәзер аның урынында мәдәният йорты, авыл җирлеге советы һәм почта эшли. Эш булмау сәбәпле, тормыш алып бару өчен, янсуарлылар Питрәчкә һәм Казанга йөреп эшлиләр.

Урамнан барганда, авыл тормышы турында менә шуларны белеп өлгердек...

Мәдәният йорты каршында безне, иңнәренә көянтә-чиләкләрен аскан Янсуар түтиләре каршы алды. Барысының да өстендә – сандыктан алынган керәшен күлмәкләре, түшләрендә – борынгы тамаксалар, башларында – түгәрәк яулык, сүрәкә. Чыннан да, сокланып карарлык, искиткеч күренеш!

Янсуар түтиләренең җыруларына кушылып, авыл урамнары буйлап инешкә төшеп киттек. “Элек-электән сакланган йола буенча, һәр елны Качману бәйрәмендә инешкә су алырга төшәбез.  Бу безнең һәм якын-тирә авылларның бер үзенчәлеге булып санала. Керәшен җырулары сузып, биюләр башкарып, һәр өйгә кереп, аруландырган су калдырабыз. Бу көнне алган суның мең төрле сихәте бар. Чирләрдән дәваланганда, өйләрне изгеләндергәндә, начар рухлардан арыну өчен качманган суны кулланабыз”, – дип сөйләп барды мәдәният йорты директоры Анастасия Примерова.

Бизәкле чиләкләр качманган су белән тулгач, түтиләр һәр өйгә тукталып су калдырды. Беренче тукталышыбыз – Елена Пузырёвалар йорты янында. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Лена түти өенә җырлап керделәр:

“Типтем, типтем капкагызга,

Капкагыз ачылмады.

Өегезгә кермәенчә,

Җөрәгем басылмады...”.

Су китерүчеләр качманган суны биргәч, Лена түти әзерләгән ризыклардан авыз итәргә утырдык. Хуҗа кеше безне бәйрәмнең  кызыклы  йолалары белән дә таныштырды.

“Безнең авылда Иске Яңа елда  һәм Качману бәйрәмендә су китерү йоласы сакланган. 13 январь – йөзек сала торган көн. Кичтән яшьләр аулак өйдә җыелалар. Бер кыз белән бер егет суга төшәләр. Инештән алган суны чәнти бармаклары белән генә күтәреп алып менәләр. Өйдә җыелган яшьләр йөзек, алка һәм башка бизәнү әйберләрен чиләктәге суга салып болгаталар. Араларыннан берсе кулына эләккән йөзекне  ала һәм: “Кемнеке?”, – дип сорый. Йөзек хуҗасы атылып чыга. Аңа атап  җырыу җырлаганнан соң, йөзеген бирәләр. Бу йоладан соң яшьләр үзләренең парын очрата, ә кайберләре якын киләчәктә гаилә кора”, – ди Елена Ивановна.

Янсуардагы башка йолалар да хәзерге заманда үзенчәлеген югалтмаган. Авылдагы яшь кызлар капка аша итек атып, кай тарафтан кияү киләчәген юрыйлар. Янсуарда, шулай ук, рәшәткә кочаклау йоласы турында да ишетергә туры килде. Парлы рәшәткә кочакласаң – парлы буласың, ә рәшәткә парсыз булса – ялгыз калуың яки аерылуың мөмкин, имеш. Быел яшьләр йөзек салыш уйнамаганнар, коронавирус пандемиясе комачаулаган.

13 ел элек Мирәтәк авылыннан Янсуарга күченеп килгән 81 яшьлек Елена Григорьева үзенең бәйрәмгә бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Елена түти сүзләренчә, элек Качману көнне коенучы кешеләр суга чумганнар һәм мунча кергәннәр. “Халык җырлап-биеп, коймаклар пешереп күңел ачты. Заманында шулай иде, хәзер алай җыелмыйлар”, – дип искә алды Лена түти. Ире Иван Петрович белән алар гомер буе интернат-мәктәптә эшләгәннәр. Үз тормышы турында сөйләгәндә, өч баласын җир куенынына салган Лена түти күз яшьләрен тыеп кала алмады...

Сәфәребез ахырында Керәшен Сәрдәсенә дә кереп чыгарга булдык. Якын-тирә авыллар Качману көнне коенырга купельга йөри икән. Кызганыч, сәрдәлеләрнең су китерү йоласына җитешмәдек. Ә шулай да, берничә коенучыны күрергә һәм качманган су алырга өлгердек.

Авылның “Чулпы” керәшен ансамбле солисты Ольга Харитонова йортына да тукталдык. Ул безгә борынгы тамаксаларны, керәшен күлмәкләрен күрсәтеп, аларның бизәкләре, үзенчәлекләре турында сөйләде. Ольга түтинең өстенә кигән күлмәге үз әбисенеке икәнен белеп, гаҗәпләндек. Керәшенлеген саклап, узганнарны кадерләп яшәүче Ольга түти белән саубуллашып, юлга кузгалганда, авылга кышкы караңгылык төшкән иде инде.

Гомумән алганда, Янсуар һәм якын-тирә авыллар күңелдә якты хис-кичерешләр калдырды. Монда вакыт, гүя тукталып калган төсле. Халык үз йолаларына буйсынып, аларны хәзергәчә саклап яши бирә...

 

Олеся ДМИТРИЕВА.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев