Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янсуар авыл җирлегендә үзара салым программасы ничек тормышка ашырыла?

Аның составына 5 торак пункт - Янсуар, Нырсуар, Талкыш, Таутирмән һәм Раевка авыллары керә.

Бу җирлектә 260 кеше, нигездә, пенсионерлар яши. Ял көннәрендә алар янына балалары һәм оныклары кайта, шул чакта халык  саны 2-3 тапкыр арта. Урамнарда елдан-ел яңа йортлар калкып чыга. Җирле халык гореф-гадәтләрне, йолаларны хөрмәт итә,  «Симек», «Качману», «Пасха», «Покрау», «Урам көне»  һәм  халык бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аларны оештыруны,  нигездә җирле «Мишә» ансамбле үз өстенә ала. Янсуарлылар күңел ачулар оештырып кына калмый, үзара салым программасыннан файдаланып, үз авылларында уңайлыклар тудыралар.

Быел без 193 мең сум җыйдык, дәүләт ярдәме белән 770 мең сумнан артык килеп чыкты. Биредә яшәүчеләр 100 процент катнашты, аларның һәркайсы берәр мең сум акча бирде, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Василий Таланов.

Әле берничә ел элек кенә авылда төп проблемаларның берсе – авылга керү һәм авыл эчендәге юллар булмау. 2015 елда үзара салым программасы ярдәмендә ул уңышлы хәл ителә. Янсуарда бу еллар эчендә 4 урамда  7400 метр юлга вак таш  җәелгән. Быел Советская, Октябрьская урамнарында 420 метр арага вак таш  түшәгәннәр. Яңгырлардан соң кайбер юллардан үтеп йөри алмаслык була, шунлыктан  җирне казып торбалар салып калдырырга туры килгән.

Элек машиналар юлларда батып кала иде, саз-пычрактан күршеләр белән этеп чыгара идек. Ә хәзер инде һәр йортка диярлек юл килеп җитте, теләсә кайсы һава торышында үзәккә барып җитә алабыз. Уңай үзгәрешләр күз алдыбызда, - дип үз фикере белән уртаклаша гомер буе туган авылында яшәүче Анна Постаромова, аларның йорты Янсуарның икенче башында ук урнашкан.

Күрше Талкыш авылында 530 метр юлга вак таш җәйгәннәр һәм киләсе елга таш түшәү өчен 500 метр арадагы җирне тигезләгәннәр. Раевкага илтүче юлда Мишә аша салынган күперне ремонтлаганнар - бу эштә район хакимияте ярдәм күрсәткән. Таутирмән юлы буенча яңа күпер ясалган. Шулай ук Нырсуарда  зиратка кадәр 450 метр арада юл  барлыкка килгән.  Шушы җирлектә  туып-үскән кешеләр Янсуар зиратын койма белән әйләндереп алырга ярдәм иткән. Авыл җирлегендә хуҗасыз, ташландык урыннар төзекләндерелгән: чүп үләннәрен  чапканнар, җирне тигезләгәннәр -  эшләрне дәвам итәчәкләр.

Авылларда яктырту һәм су белән тәэмин итү проблемасы икенче һәм өченче урында тора. Үзара салым ярдәмендә хәзер Янсуар авылында 45 лампочка, Талкышта – 11, Раевкада 9 лампочка яна.  Ел саен өч су башнясында төзекләндерү эшләре алып барыла, аларны коймалап алганнар, санитар зона ясаганнар.

Авылларда эш һәрвакыт җитә, - дип  сүзен дәвам итте әңгәмәбезне Василий Николаевич. - Безнең халык республиканың файдалы мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Киләсе елга юлларны төзеп бетерергә планлаштырабыз: Талкышта 250 метр озынлыктагы участок калды, Янсуарда 1 тыкрык һәм Центральная урамында 500 метр арада өстәмә участок бар, - дип сүзен йомгаклады ул.

Фото: "Алга"

Илшат Гайсаров, "Алга"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев