Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яна Шалаумова: "Халкыбызның йолаларын һәм гадәтләрен өйрәндек"

Менделеевск шәһәреннән Яна Шалаумова 2019 елдагы уңышлары һәм яңа елны нинди уй-хыяллар белән каршы алуы турында сораштык

–  Бу ел үзем һәм әти-әнием өчен мәдәниятне һәм халкыбызның йолаларын, гадәтләрен өйрәнү елы булды. Районыбызда оештырылган “Керәшен чибәре” конкурсында катнашып, җиңү яуладым. Зәй районында узган Питрау бәйрәме күңелемә кереп калды. Без анда районыбызны тәкъдим иттек һәм истәлекле бүләкләр алдык. Шулай ук, Зәй Питравында Виталий Агапов, Вадим Захаров, Марина Карпова һәм Иркә кебек танылган артислар белән танышу бәхетенә ирештем. Көзге айларда җирле район газетасы уздырган җиде көнлек “ИнстаЭтноМарафон”ында катнашып, җиңүче булдым. Марафонда катнашучылар һәр көнне Инстаграм социаль челтәрендә аерым бер темага багышланган язма әзерләргә, милли үзенчәлек турында бүтәннәргә матур итеп аңлатырга, үзе белән таныштырырга тиеш иде. Мин керәшеннәрнең милли бәйрәмнәре, ризыклары, борынгы уен кораллары, танылган карендәшләребез турында яздым. 

Күптән түгел "Туым Жондозы" фестивалендә катнашып та, беренче дәрәҗә лауреат исеме алдым. Казанга Гала-концертка барырга хыялланам.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев