Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы -2 градуска кадәр төшәчәк

Җомга һәм шимбә көннәрендә республикада һава торышы югары атмосфера басымы йогынтысында булачак

Бу атнада Татарстанда һава температурасы +23 градустан -2 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Сишәмбе, 26 апрельдә, Татарстан циклонның җылы секторында тотрыксыз һава массасында булачак. Төнлә бераз яңгыр яварга мөмкин, ләкин көндез һәм кичен яшенле яңгыр көтелә. Җилнең көче секундына 15-20 метр булыр дип фаразлана. Һава температурасының төнлә +5..+10 градус чамасы булачагы билгеле. Көндез +18..+23 градуска кадәр җылылык көтелә.

Чәршәмбе, 27 апрельдә, җылы тотрыксыз һава торышы сакланачак. Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар да булырга мөмкин. Көчле җил саклана, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Төньяк һава агымнары республика өстеннән пәнҗешәмбе көнне – 28 апрельдә узачак. Яңгыр яву һәм яшен булу ихтималы саклана. Ә менә көндез һава +9..+14 градустан артык җылынмаячак.

Җомга һәм шимбә көннәрендә республикада һава торышы югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнлә температура -2.. +3 градуска кадәр була. Көндез термометрда терекөмеш баганаларының +8.. +13 билгесенә кадәр күтәрелүе фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев