Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күлдә Россия көне уңаеннан чара узды

Якты Күл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә Россия көне уңаеннан оештырылган «Россия тәрәзәләре» акциясенә кушылды

Россиягә багышланган символика һәм язулар мәдәният йорты тәрәзәләрендә барлыкка килде. Шулай итеп, яктыкүллеләр кече Ватаныбыз һәм илебезгә карата мәхәббәтләрен белдерделәр,  Россия көне уңаеннан балалар һәм яшүсмерләр катнашында тематик сәгать оештырылды. Алып баручылар Россия — бәйсез дәүләт, үз территориясе, дәүләт теле, үз законнары булуы, бөтенхалык тарафыннан сайланган Президент турында сөйләделәр. Катнашучылар Ватаныбыз турында мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр. Россия дәүләтчелеге символлары – флаг, герб һәм гимн турында күрсәтмә мәгълүмат кызыклы булды.

Фотолар Якты Күл мәдәният йортыннан

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев