Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күл мәдәният йортында батырлык дәресе үтте

Зәй районы Якты Күл авылы мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучыларга сугышның авыр көннәре, блокадалы Ленинградта яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлек язмалары, кызның ничек итеп якыннарын югалтуы турында сөйләде

1943 елның 18 гыйнварында совет халкы радиодан: «Җиде көн дәвамында барган каты сугышлардан соң Ленинград һәм Волхов фронты сугышчылары сугыш линиясендә кушылдылар. Шуның нәтиҗәсендә Лениград блокадасын өзделәр», - дигән белдерүне ишетә. Блокаданың тулысынча өзелү көне -1944 елның 27 гыйнвары.

Ленинград блокадасы тарих битләренә Бөек Ватан сугышының иң куркыныч, кара көннәре булып кереп калган. 1943 елда, шәһәрне тулысынча азат итүгә бер ел кала, совет гаскәрләре блокадалы боҗрада коридорны узып, аны саклап кала алдылар. Шуннан соң Ленинград фронтындагы хәлләр шактый яхшыра, чөнки хәрби коридор буенча коры җир элемтәсе генә түгел, тимер юл да җайга салына.

15 гыйнварда Якты Күл авылы мәдәният йортында “Блокадалы Ленинград” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Чарада “Хәтер” патриотик клубына йөрүчеләр катнашты.  Алып баручы балаларга Ленинград блокадасындагы авыр сынаулар турында сөйләде: ачлык һәм салкынлык, ир-атлар белән беррәттән эшләүче балалар һәм хатын-кызлар... Балалар зур кызыксыну белән блокадада  барлык туганнарын югалткан Ленинград кызы Таня  Савичева турында истәлекләрне тыңлады. Ленинград блокадасы башлангач, ул  көндәлек алып бара башлаган. Таняның  гаиләсе 1941 елның декабреннән 1942 елның маена кадәр вафат була. Аның көндәлегендә тугыз бит, аларның алтысында якыннарының - әнисе, әбиләре, сеңелләре, абыйсы һәм ике абыйсы вафат булу даталары бар. Таня үзе эвакуация вакытында вафат була. Блокададан аның өлкән апасы Нина һәм абыйсы Михаил гына исән-сау кала, алар ярдәмендә Таняның көндәлеге исән калган һәм Бөек Ватан сугышы символларының берсе булып тора.

Фото Якты Күл мәдәният йортыннан.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев