Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күл балаларына юл инспекторлары квест-уен үткәрде

Зәй районы Якты Күл авылы мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән бәйле чара үтте

Зәйдә юл инспекторлары балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар уздыруны дәвам итә.

Шундый чара Зәй районы Якты Күл авылы мәктәбендә булып үтте. Бу хакта “Зәй офыклары” хәбәр итә. Мәктәпнең яшь юл инспекторлары балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен квест-уен үткәрде. Балалар ике командага бүленеп, викторинада катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр. Барлык төр уен-бәйгеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеге белән бәйләп оештырылды.

Чара ахырында барлык катнашучылар яктылыкны кире кайтаручы элементлар алдылар.

Фото “Зәй офыклары”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев