Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты буяулы иҗат

Утыз елга якын укытучы булып эшләгән Зинаида Захарова әдәбият мәйданына кешенең күңел халәтен оста тоемлый торган шагыйрә буларак килеп кергән иде... Аның әле яңа гына Татарсан китап нәшриятында “Бәхетем син минем” исемле проза җыентыгы дөнья күрде

Бу җыентыкка хикәяләр, бәяннар, юмористик хикәяләр тупланган. Зинаида Захарованың чәчмә әсәрләре дә, шигырьләре кебек, форма ягыннан ритмик төгәллек, йөгерек тел белән иҗат ителгәннәр. Аларда афористик яңгырашлы, тирән мәгънәле, эчке рифмалы гыйбарәләр еш очрый.

Авторның әсәрләрендә керәшен карендәшләребезнең тормыш-көнкүреше, бала чактан  канга сеңгән йола-гадәт, керәшеннәрнең хезмәткә, ел фасылларына бәйле җырлы-биюле уеннары, җор теле матур, ачык буяулар белән тасвирлана. Драматургиядә Туфан Миңнуллин, шигърияттә Клара Булатова керәшен кардәшләрнең тормышын тулы канлы итеп чагылдырсалар, прозада Зинаида Захарова хәрәкәттә, тышкы һәм динамикада бирә. Чөнки ул үзе шунда кайнап яши. Аңа читтән күзәтергә кирәкми. Болар бар да аның үзенеке. Автор үзе күргән реаль дөньяны күңеле аша уздырып, укучыга җиткерә.

“Кысыр хәсрәт”тәге иҗади дөньяда хәрәкәт зур адымнар белән алгы планга чыга. Карендәшебез Зинаида Захарова Тройсын бәйрәмен шулкадәр нечкәләп яза ки, әлеге җырлы бәйрәм әдәби дөнья эчендә тагын бер дөнья хасил итә. “Бик бәхете булырсың, бала!” бәянында исә күбрәк эчке моң, сагыш саркый. Әрнүле дә, якты да сагыш. Төп герой Нина язмышын автор үтә күренмәле, аксыл өрфия төсләр белән сурәтли дә, урыны белән куе-карасу буяу белән сызып куя. Тик, әсәр, үз яктылыгын югалтмый. “Кулак кызы” исемен күтәреп, Урал якларына китеп, үсмер кызның ялгыз башы туган якларына кайтуы, яшәү дәртен, тормышка, кешеләргә мәхәббәтен саклавы – автор тудырган әдәби-иҗади дөньяның яктылыгын ассызыклый.

Гомумән, авторның әлеге җыентыгына кергән шушы ике әсәре керәшен исемнәрен һәм керәшеннәргә хас тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен җирлек булып торырлык. Бу өлкәдә курс эше башкаручы студентлар үзләренә шактый кызыклы материал ала алыр иде. Сандыр, Метри, Праскый, Думна әби, Чәпчи Үринкәсе, Җәгүр, Әндери һәм башка исемнәр  әсәр тукымасына аерым бер төсмер өстиләр...

Зинаида Захарова әсәрләренә тематик төрлелек хас булса да, нигездә, алар бүгенге әхлагыбызны чагылдыралар. Ир белән хатын, ата белән бала, күршеләр, хезмәттәшләр арасында булган мәңгелек бәхәс һәм бер-береңне аңларга тырышу, көнчелек, мәкер, хөрмәт, ярату кебек сорауларга җавап эзләүгә корылганнар. Хикәяләрдә чагылган тормыш чынбарлыгы җете буяулар белән бирелә.

Зинаида Захарова бер урында таптанмый, аның иҗаты инде үз юлын алган, юнәлешен билгеләгән. Ул гел хәрәкәттә, гел алга баруда.

 

Рәфкать ШАҺИЕВ,

филология фәннәре кандидаты, язучы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев