Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яхшы санасаӊ – медаль бирәләр

Узган елның 1 июленнән 15 августына кадәр илебездә 2 нче Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе булып үтте. Әлеге кампания агропромышленность комплексындагы хәлләргә реаль бәя бирергә, әлеге өлкәнең потенциаль үсеш мөмкинлекләрен барларга, ахыр чиктә, әлеге тармакның үсеш стратегиясен әзерләргә ярдәм итәчәк.

Шунысы сөенечле, әлеге дәүләткүләм әһәмиятле эшне район сан алучылары зур әзерлек белән каршы алды һәм зур оешканлык белән күмәк, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның төгәл санын, аларның җир участокларын, терлек саннарын һәм башка матди байлыкларны барлап чыктылар.

Әлеге кампанияне башкарып чыгуда лаеклы өлеш керткәннәргә Дәүләт статистикасы федераль хезмәте тарафыннан әзерләнгән "Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуны үткәрүдә куйган хезмәтләре өчен" медальләре тапшырылды. Лаеш районының Ташкирмән авылы мәдәният йорты җитәкчесе Валентина Казанбаева да әлеге зур бүләккә ия булган.

Макаровка һәм Ташкирмән авылларында сан алган Валентина Владимировна бергә эшләгән дусты Людмила Казанбаеваның хезмәтен бәяләп бетермәүләренә бераз борчылуын да белдерде. "Нигә миңа гына биргәннәрдер. Югыйсә, бар эшне бергә эшләгән идек", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев