Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен Олы көнгә багышланган кичә узды

"Олы көн - Җакты бәйрәм" дип исемләнгән кичәдә Казан шәһәренең 13нче номерлы гимназиясе, 187-нче лицей, 2-нче номерлы музыка мәктәбеннән барлыгы 58 бала катнашты

Кичә, 22 апрель көнне, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен Олы көн бәйрәменә багышланган интерактив бәйрәм үткәрелгән. Балаларга викторина формасында театральләштерелгән тамаша күрсәтелгән.

"Кто хочет стать миллионером" программасына Красный Баран авылыннан керәшен гаиләсе Марҗый түти белән Метри дәдәй килгәннәр иде. Олы көн турында сорауларга җавап бирделәр, белмәгәннәренә балалар булышты. 1 000 000  Олы көн күкәйләре оттылар. Марҗый түти "черләтеп" тә алды үзләрен. Шигырьләр дә өйрәнеп килгән иделәр балалар. Аннан уеннар уйнадылар, күкәй тәгәрәттеләр. Бәйрәмнән соң балчыктан Олы көн тематикасына эшләнмәләр ясадылар", - дип сөйләде мәдәни үзәк хезмәткәре Сөмбелә Вәлиәхмәтова. 

Бәйрәмдә Казан шәһәренең 13нче номерлы гимназиясе, 187-нче лицей, 2-нче номерлы музыка мәктәбеннән барлыгы 58 бала катнашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев