Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усы якларында

“Туганайлар” редакциясе журналистлары Мөслим районының Яңа Усы авылында булып, керәшеннәрнең хәзерге тормышы белән танышып кайттылар

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова белән бергәләп, авылның данлыклы умартачылары Роза һәм Геннадий Кондратьевлар хуҗалыгына бардылар. Авыл читендәге ихатада 60 баштан артыграк умарта тотучы Кондратьевлар узган ел 2 тоннага якын бал сатканнар.  Балны тирә-яктагы авылларга һәм шәһәрләргә генә түгел, хәтта Сургутка кадәр алып китәләр икән.

Яңа Усы мәктәбендә укучылар ансамбленең керәшен җыруын башкару осталыгын күрделәр.

Мәдәният йортында “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән очраштылар.

Үз хуҗалыгында күпләп мал асраучы Валентин Романовларга кереп, ферманы хәтерләткән ихаталарындагы мал-туарның  – кышлау үгезләре, сарыклар, бәрәннәр, дуңгызлар һәм кош-кортның күпелеген күреп, Усыда җир җимертеп эшләүче керәшеннәр яшәвенә сокландылар.

Усының элекке чиркәве нигезендә җиткезелгән заманча чиркәвен дә карап чыктылар. Чыдам пыяла белән капланган элекке фундамент урынын (ул чиркәү эчендә калган) да күрделәр. Усы чиркәвен төзүгә бар күңелен, бар вакытын биргән Валерий Кондратьевның  авыл күген яңгыратып чаң кагуын да күреп, тыңлап тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев