Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Илектә сабан туе гөрләде

Яңа Илектә үткән чара бай фольклор традицияләре белән аерылып торды

Бакалы районы Илеш, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Татарстанның Азнакай һәм Актаныш районнары белән чиктәш. Соклангыч табигатьле районның урманнары 60 мең гектарны били. Биредә авыл хуҗалыгы җирләре 126 мең гектар. 17 авыл биләмәсе 96 торак пунктын берләштерә, шуларда барлыгы 30 меңгә якын кеше яши.

Керәшеннәр — татар халкының православие динен (керәшеннәрчә - чын дин) тоткан үзенчәлекле этноконфессиональ төркеме. Башкортстанда алар, башлыча, Бакалы районының егермедән артык авылында матур итеп гомер итә, иген игә, терлек үрчетә, һөнәрчелек белән шөгыльләнә.

Бай тарихлы, күркәм һәм үзенчәлекле рухи-мәдәни мирасын, йолаларын безнең көн­нәргәчә саклаган керәшен авыл­ларының берсе — Яңа Илек.
Сабан туе мәйданы авылга терәлеп тора. Илеклеләр Сөн буе тугаенда гаилә паркы булдырганнар. Аңа 2018 елда нигез салынган, агачлар утыртылган, күркәм койма белән уратып алынган. Тышкы ягыннан паркны тирәли ат чабышы өчен зур түгәрәк ясаганнар. Кыскасы, бик тә уңайлы һәм матур урында үтә халык бәйрәме. Мәйдан барлык шартын китереп җиһаз­ланган.
    Тантана башланганчы ук мәйдән читенә күчмә кибетләр килеп урнаша башлады. Сәүдә рәтләрендә әйберләр күп, күзләр камашырлык. Тәмле ризыклар исләре борыннарны  кытыклый.

  Сәхнә тирәсендә мәдәният йорты директоры Григорий Карпов аппаратураны көйли. Чыгыш ясар алдыннан “Туганайлар” керәшен фольклор коллективы тавышларын көйли, мәктәп укучылары-биючеләр дулкынланып үз чыгышларын көтә. Әй­тергә кирәк, бу фольклор кол­лективының төрле сәхнәләр­дә чыгыш ясаганы бар. Республика дәрәҗәсендә фольклор коллективлары арасында үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә Яңа Илекнең һәвәскәр артистлары һәрчак иң сәләтле, талантлылар булып таныла. Тамашачы һәрчак аларны алкышларга күмә. Төрле номина­циядә беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Авыл мәдәният йорты директоры Григорий Карпов милли мирасны саклау, киләчәк буыннарга калдыру юнәлешендә күп эшләр башкара. “Без бабайларыбыз, әбиләребез гореф-гадәт­ләрен, истәлекләрен, аларның иҗади мирасын да, борынгы һөнәрләрен дә кадерләп саклыйбыз. Безнең репертуарда фәкать Бакалыда гына җырлана торган җырлар да бар”, - ди ул.
       Ул арада Сабан туе мәйданы кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар белән тулды. Алып баручылар Лида Кириллова белән Григорий Карпов халыкны ихлас сәламләде. Алар Сабан туеның авыл халкы тормышындагы урынын билгеләп үттеләр. Менә “Якты чишмә” хуҗалыгы башлыгы Вячеслав Филиппов сүз алды. “Игенчеләр һәм терлекчеләр продукция җитештерүдә матур уңышларга ирешәләр. Бу ел да мул уңыш китерер дигән өметтә калабыз”, - диде ул. Күп кенә авыл хуҗалыгы алдынгылары бүләкләргә лаек булды. Алар арасында Валерий Осипов, Виталий Батраев, Алексей Батраев, Иван Мрясов, Сергей Белоусов, Ирина Мрясова, Людмила Исаева, Петр Такашев һәм башка бик күпләр бар. Вячеслав Геннадиевич басу эшләрендә, терлекчелектә фидакарьлек күрсәткәннәргә зур рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды. “Авыл кешеләренең хезмәте җиңел түгел, ул вакыт кысаларына да сыешмый, әмма бик тынгысыз һәм бик тә кирәкле эшләрне зур тырышлык салып башкарып чыкты хезмәтчәннәребез. Күмәк хуҗалыкта нәтиҗәле эшләү һәм үз ихатаңда матур итеп дөнья көтү һәркемнең дә кулыннан килми. Авыл тормышы үзенчәлекле, биредә көнкүреш тә катлаулырак. Әмма туган төбәкне, җирне, хезмәтне сөйсәң нәтиҗәгә ирешеп була”, - ди Вячеслав Геннадиевич.
     Сәхнәгә район үзәге Бакалыдан килгән делегация күтәрелде. Аның составында Илек авылында туып-үсеп, хәзер район дәрә­җәсендәге предприятие һәм оешмаларны җитәкләгән Валерий һәм Петр Кирилловлар, Валентина Зырянова һәм башка белгечләр бар иде. Алар җыелучыларны хал­кыбызның хезмәт бәйрәме белән тәбрик итте, алдынгы авылдашларына бүләкләр тапшырды.
       Сабан туе әләмен күтәрү “Якты чишмә” хуҗалыгының иң яхшы хезмәтчәннәре – Валерий Осиповка, Ирина Мрясовага һәм Виталий Батраевка тапшырылды.
      Шунысы да үзенчәлекле, ерак араларны якын итеп кайткан авылдашлар да туган җирдә хезмәт иткәннәргә ис­тәлекле бүләкләрен әзерләгән. Бүләк­ләүләр шактый дәвам итте. Ә ул арада уен һәм спорт мәйдан­чыкларында кыюлар үз көчләрен күрсәттеләр. Ярышлар кызганнан-кызды. Капчык киеп йөгер­деләр, капчык белән сугыштылар, көянтә-чиләк бе­лән дә, йомырка салынган кашык кабып та йөгер­деләр. Җитезләр бүләк эленгән баганага менде.
        Көрәш – сабан туеның иң мавыктыргыч бәйгесе. Мәйдан батырына, традиция буенча,  тәкә бүләк иттеләр. Сабан туеның кыйммәтле символы, бизәге — тәкәне Стас Кашин алды. Александр Кузнецов — икенче, Вәсил Хаҗиев өченче урынга лаек булды. Алар да бүләксез калмады.
         Ат чабышында Владимир Белоусовның чаптары беренче килде. “Рашен-акаут” кушаматлы бу атны ярышка Эльдар Гобәйдуллин әзерләгән. Район бәйгесендә дә Владимир Анато­лиевичның аты беренче килгән иде. Кояш кыздырса да, тамашачылар урыннарыннан кузгалмады, бәйгечеләргә көч бир­деләр.
      Сабан туе әләме сәгать дүрт­ләрдә генә төшерелде. Кәефләре күтәрелгән, рәхәтләнеп күңел ачкан кешеләрне Яңа Илектәге халык бәйрәме яхшы оештырылуы, миллилеге, бай эчтәлеге белән сөендерде.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе. Бакалы районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X