Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Яңа Гасыр» телеканалындагы «Таяну ноктасы»ның алып баручысы Венера Аитова (Иванова) туган ягы турында сөйли

Җай, вакыт булганда, туган якларга кайтырга тырышабыз. Бик еш килеп тә чыкмый, чөнки хәзер әти-әнием дә Казанда яшиләр

- Әлбәттә, туган яклар сагындыра. Җай, вакыт булганда, туган якларга кайтырга тырышабыз. Бик еш килеп тә чыкмый, чөнки хәзер әти-әнием дә Казанда яшиләр. Алар Бигештә яшәгәндә Зәйгә дә, авылга да ешрак кайтырга туры килә иде. Элек Сабантуйларга кайткан олпат шәхесләр туган авыл, таудагы ялгыз наратлар төшләремә керә, дип сөйлиләр иде. Мин и-и, шулай буламыни икән ул дип уйлый идем. Чыннан да, тормыш ул шулкадәр күпкырлы икән, минем дә шул ялгыз наратлар, су буйлары төшләремә керә. Бабайлар еш төшкә керә башлагач, мин бөтен эшләремне ташлап, туган авылыма кайтып, урамнарны әйләнәм, туганнар белән очрашам. Туган нигезебездә яшәүче кешеләр дә бик яхшылар, үз туганнарыдай безне чакырып торалар. Әбиләрнең йорты урынында кызыклы гына кечкенә музей ясаганнар. Туган якларга кайту ул ниндидер аңлатып бетергесез хис. Зәй шәһәре дә миңа бик якын. Зәй яңалыклары белән безне таныштырып торучы ул Нурия әбиебез. Ул әле 93 яшендә дә шулкадәр актив. Дуслар, туганнар, авылдашлар белән элемтәдә торып, барлык яңалыкларны безгә җиткереп тора. Хәзер бит инде мессенджерлар заманы, яңалыкларны тиз арада шулар аша беләбез. Безнең 9 майда авылда туганнар, дуслар белән бергәләшеп җыелу традициясе дә бар.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X