Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елны каршылаганда табынга ниләр куярга?

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. 2020 ел – Күсе елы берәү өчен дә җиңелләрдән булмады. Киләсе елга Үгез хуҗа булачак. Елны ничек дөрес итеп каршы алырга?

Елның үзенчәлеге 2021 ел хуҗасы – Ак металл Үгез булачак. Табигате белән ул ашыгырга яратмый, тәкәбберлекне сөйми. Шул сәбәпле Үгез елын да лаеклы итеп, ыгы-зыгысыз каршы алырга кирәк.

Ел атамасындагы «металл» сүзе ышанычлылык, нык булу билгесе санала. Димәк, 2021 ел хуҗасына шушы сыйфатлар хас. Моннан тыш тыйнаклык, сабырлык, үз сүзендә тора белү дә – Үгезнең асыл сыйфатлары.

Үгез эш сөючән хайван буларак, кешеләрдән дә шуны таләп итә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый. Шуңа да карьера турында уйланучыларга 2021 елда максатларын чынга ашырырга вакыт.

Үгез елында гаиләгә игътибар бирергә кирәк. Гаилә кору, ишәйтү һәм ныгыту өчен менә дигән ел!

2021 елның төсләренә килгәндә, алар – ак, көмеш, алтын, коңгырт, охра, аксыл-соры, алсу төсләр.

Табынга ниләр куярга?

Үгез мактанчыкларны, тәкәбберләрне сөйми. Шуңа да бәйрәм көнне табын янына бары тик якын кешеләрне генә җыярга тәкъдим ителә. Иң яхшысы – гаиләдәгеләр белән утыру.

Бәйрәм өстәлен әзерләгәндә дә артыгын кыланырга кирәкми, 2021 ел хуҗасы шапырынганны сөйми. Үгез, яхшы эшләгән кебек үк, әйбәт итеп ашарга ярата. Шуңа күрә гадәти, тик туклыклы ризыкларга өстенлек бирегез. Экзотик ризыклардан баш тартасы булыр. Шулай ук үгез итен дә өстәлгә кую киңәш ителми. Аның урынына ат казылыгы кулланырга була. Күркә, үрдәк, каз, тавык итләреннән ризыклар әзерләргә мөмкин. Гарнир буларак бәрәңге, ярмалар кулланыгыз.

Үгез баллы һәм тозлы ризыклар ярата. Өстәлдә төрле тозлы яшелчәләр, торт булса, бик шәп. Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, руккола һ.б.) турында да онытмагыз.

Хәмер белән дә мавыгырга кирәкми. Бераз ак шәраб һәм шампан эчәргә ярый. Иң яхшысы, гомумән, эчмәскә.

 

Матбугат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев