Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елдан россиялеләрнең бер өлешенең пенсиясенә өстәмәләр билгеләүдә үзгәреш кертелә

Шулай ук 2022 елда картлык буенча иминият пенсияләре 5,9 процентка индексацияләнәчәк

Яңа елдан авыл җирендә 30 елдан артык эшләгән пенсионерлар, кайда яшәүләренә дә карамастан, пенсияләренә өстәмә алачак. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фондына сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, 1992 елга кадәр күмәк хуҗалыкларда, машина-трактор станцияләрендә, колхозара предприятиеләрдә, совхозларда, крестьян хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләү, һөнәр, белгечлек яки биләгән вазифаның атамасына да карамастан, авыл стажына кертеп исәпләнә.

1992 елдан соң өстәмә акчаны үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында мәшгуль булган гражданнар да алачак. Бу шулай ук авыл хуҗалыгы төп эшчәнлек төре булмаган структураларга да кагыла.

Мисал рәвешендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә торган оешмадагы прораб вазифасын, яки төп эшчәнлек төре авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган компаниянең үсемлекчелек һәм терлекчелек юнәлешендәге структур бүлекчәсенең диспетчер позициясен китерергә мөмкин.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков элегрәк 2022 елда картлык буенча иминият пенсияләрен 5,9 процентка индексацияләү турында хәбәр иткән иде.

ТИ

"Гадел Россия" партиясе хөкүмәткә ил пенсионерларына ел саен 13нче пенсия түләү турындагы закон проектын юллаган. Партия лидеры Сергей Миронов фикеренчә, әлеге инициатива илдәге хәерчелеккә каршы юнәлтелгән. Ул пенсионерларга Яңа ел бәйрәме алдыннан кредитлардан баш тартып, бурычка кермәскә булышачак. "Пенсионерлар социаль яктан якланмаган гражданнар һәм дәүләт аларга өстәмә түләүләр белән ярдәм итәргә тиеш", - ди Миронов.
Әмма Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитетында һәм Пенсионерлар союзында  өстәмә түләүләр өчен бюджетта акча табылмаячак дигән фикердә торалар.
Партия исәпләп чыгаруынча, идеяне тормышка ашыру өчен 654,8 миллиард сум акча кирәк булачак. Әлбәттә, әлеге идеяне ил президенты Владимир Путин да хупларга мөмкин.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/pensionerlarga-yaa-el-aldynnan-yaa-tllr-kerterg-telilr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев