Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел табынына киңәшләр

Әтәчнең ачуын китерергә теләмәсәгез, табынга тавык ите, аннан ясалган ризыклар һәм йомры йомырка куймагыз. Ә менә балык һәм диңгез нигъмәтләрен иркенләп тотарга була. Кунакларны кальмар һәм креветкалар кушып ясалган ризыклар белән сыйлый аласыз.

Күп итеп җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел суган, укроп, петрушка кулланырга була. Сезгә дә файда, Әтәч тә канәгать. Төп ризык итеп сыер, дуңгыз, сарык итен файдаланыгыз. Фольгага төреп, "җиңгә" (рукава) тыгып тәмләткеч үләннәр белән пешерсәгез бигрәк тә әйбәт булыр.
Тәм-томнарга килгәндә анысында артык үзгәлек юк. Шулай да торт, пирожный, печеньеларыгызга кунжут, киндер, көнбагыш орлыклары сибеп җибәрсәгез начар булмас. Десертка җиләк-җимеш мусслары, желелар кулланыгыз. Әтәчләр "очып кунарга" яратканга, спиртлы эчемлекләрне кулланырга тырышмагыз, эчcәгез дә бик аз гына. "Яңа елны ничек каршыласаң, ел шулай үтәр" дигәнне истән чыгармыйча гына, елмаегыз-көлегез, тыныч, сабыр булыгыз.
Яңа ел табынын һәр хуҗабикә матур итеп бизәргә тели. Ел да салатлар, кабымлыкларны төрләндерергә тырыша. Шул уңайдан кечкенә генә киңәш: берәр салатыгыз киләсе ел герое - Әтәч рәвешендә бизәлгән булсын.
"Әтәч" салаты
Кирәк була: 400 г пешкән сыер ите , 2-3 помидор, 2 болгар борычы (төрле төсле булса бигрәк тә әйбәт), 1 башлы суган, 4 йомырка, бер банка яшел борчак, 100 г каты сыр, майонез.
Суганны, помидорны вак итеп турыйбыз. Бизәр өчен ярты борыч калдырып, калганнарын вак итеп турыйбыз. Вакланган яшелчәләрне тирән савытка салабыз. Әлеге яшелчәләргә ваклап туралган итне һәм яшел борчакның өстибез. Сырны эре угычтан уып кушабыз. Майонез салабыз, әйбәтләп болгатабыз. Йомырканы вак тишекле угычтан уабыз.
Салатны яссы тәлинкәгә әтәч формасында итеп ясап куябыз. Өстенә уылган йомырканы сибәбез.
Күзләр өчен кара миләш, томшык, кикрик, канат һәм койрыкны калдырган болгар борычыннан ясыйбыз. Бизәү өлешендә үз фантазиягезне дә эшкә җигегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев