Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән!

Хөрмәтле карендәшләрем, бердәнбер керәшен гәҗите - "Туганайлар"ны яратып укучылар, газетаның спонсорлары!

2016 ел ахырына якынлашып килә. Традициягә әйләнгән гадәт буенча, без һәр үткән елга нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар белән уртаклашабыз.

Узып баручы ел илебез өчен җиңелләрдән булмады. Америка Кушма Штатлары, Көнбатыш Европаның кайбер илләре тарафыннан безгә карата алып барылган коткы, җиңнәребезне сызганып, үз көчебезгә генә таянып яшәргә этәргеч бирде. Без, тагын да ныграк тупланып, бер йодрык булып эшләргә тиешлегебезне аңладык. Килеп туган авырлыкларны берәм-берәм хәл итә барабыз.

Узган елны илебез халкы бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтсә, быел да бу олы дата һәрвакыт күз уңында торды. Яу кырында булып, сугышны үз башларыннан кичергән, тылда хезмәт куйган әби-бабайларыбыз бармак белән санарлык кына калды. Алар сафына Әфган, Чечня кырларында интернациональ бурыч үтәгәндә кыюлык күрсәткән каһарманнар килде. Аларның батырлыгын яшь буынга ирештерү, истәлекләрен мәңгеләштерү буенча эшне алга таба да дәвам итү - безнең изге бурычыбыз.

2016 ел "Тимофеев елы" буларак та тарихка кереп калыр. Республика керәшен җәмәгатьчелеге укытучы, тәрҗемәче, священник Василий әтей Тимофеевның 180 еллык юбилеен зурлап, Россия һәм республика күләмендәге чаралар белән билгеләп үтте.

Яңа - 2017 ел илебезгә Экология елы буларак килә. Беркем өчен дә сер түгел - Җир-Анага экологик яктан зур куркынычлар яный. Туфрак катламы начарлана, сулыклар пычрана, уртача температура күләме күтәрелә, атмосфераны ураган озон катламы юкара. Җирне катастрофага китереп җиткермәс өчен, һәр кеше экология мәсьәләләренә битараф калмасын иде. Бу тема "Туганайлар"да да даими рәвештә яктыртылып барыр, дип уйлыйм.

Табигать экологиясе турында сөйләгәндә, күңел экологиясе турында да онытырга ярамый. Уйларыбыз саф, теләкләребез эчкерсез, эшләгән эшләребез чын күңелдән булса, кеше буларак та, халык буларак та сакланып калырбыз.

Киләсе елга Республика оешмасы үзенең 10 еллык юбилеен да билгеләп үтәчәк. Кризисларга, авырлыкларга бирешми, үз алдыбызга куйган бурычларыбызны җиренә җиткереп, башкарып чыгарбыз, дигән ышанычта калам.

Яңа ел - һәрвакыт якты өметләр бәйрәме. Инде бусагадан атлап керүче Яңа - 2017 елга да зур өметләр баглыйбыз. Ул барчабызга да күтәренке күңел, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш алып килсен.

Хөрмәтле карендәшләрем, Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән сезне!

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Иван ЕГОРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев