Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел бәйрәмнәрендә баш авыртканда кефир эчәргә тәкъдим итәләр

Кадерле дуслар, Яңа ел инде ишек кага. Бу көннәрдә мәш килеп бәйрәмгә әзерләнәбез, бәйрәм табынына нинди сый-хөрмәт әзерләү турында уйланабыз. Бәйрәмнәрне хәере белән каршы алыйк, сәламәтлегебез турында да онытмыйк, дуслар!

Яңа елны ничек каршы аласың, елың да шулай үтәр, диләр. Шуңа да һәркайсыбыз бу сихри бәйрәмгә йортыбызны ничек тә матуррак бизәп, табыннарыбызны ямьле, бай-мул итеп әзерләп, матур киенеп каршы алырга тырышабыз.

Бәйрәмгә әзерләнгән вакытта йөз-битебезнең гүзәл булуы өчен маскалар эшләргә кирәклеген дә онытмыйк. Мәсәлән, гади генә бер рецепт: бананны изеп, шуңа 2-3 кашык куе сөт, йомырка сарысы

һәм берничә тамчы үсемлек мае кушабыз. Масканы бит, муенга сөртеп 15 минут ял итеп алабыз. Җылымса су белән юып төшерәбез. Ә аннан соң лимон һәм бал кушылган чәй эчеп куябыз.

Яңа ел өстәлендә, гадәттә, югары калорияле кабымлыклар һәм кайнар ризыклар, газлы эчемлекләр, тәмле десертлар урын ала. Ә бит берничә көн дәвам иткән бәйрәм табыннарында артык сыйлану организм өчен зур зыян китерергә мөмкин. Шулай булмасын дисәгез, майлы һәм итле ризыкларны бәрәңге белән түгел, яшелчәләр белән ашарга тырышыгыз. Чәйне, кофе яки суларны - ашап ярты сәгать вакыт үткәннән соң гына эчәргә кирәк. Ә менә ашар алдыннан кефир эчеп кую зыян итмәс.

Табын артында минераль су һәм башка газлы эчемлекләр белән мавыкмагыз. Кемнәрдер алкогольле эчемлекләр артыннан да газлы су кабып куярга ярата. Ә табиблар аны гади су белән "озатырга" киңәш итә. Кайнар ризыктан соң ук салкын ризык кабул итмәгез. Бу ашкайнату системасында спазмнар китереп чыгарырга мөмкин. Иң мөһиме, бәйрәмнәр дип артыгын сыйланырга тырышмагыз, чөнки бу көннәр безнең организм өчен зур сынау: ашкайнату органнары гына түгел, ә йөрәк, баш, бавыр һәм бөерләр дә сездән чама белүне, үзләренә игътибарлы булуны сорый. Бәйрәмнән соң организмны бераз "чистартып" җибәрү зыян итмәс, диетада (кефир, яшелчә һәм җимешләрдә) "утырып алырга" да онытмагыз.

Яңа ел белән сезне, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев