Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Чишмә районының "машина докторы"

Яңа Чишмә районында яшәүче Николай Веретенниковны “машина докторы” дип йөртәләр. Кечкенәдән техника белән җенләнгән егет хәзер үз автосервисын ачкан.

— Николай, ничек автосервис ачарга булдыгыз?
— Машиналар белән кечкенәдән кызыксынам. 18 яшем тулуга, машина йөртү таныклыгы алдым. Беренче автомобилем “копейка” иде. Ул ватылгач, сервиста төзәткән өчен шактый акча алдылар. Җитмәсә, тиешенчә ремонтламадылар да. Шуннан соң машина төзәтергә өйрәнергә кирәк, дигән фикергә килдем. Инструментлар, автомобиль ремонтларга өйрәткән китаплар, журналлар сатып алдым да укыдым, өйрәндем. Дуслар белән гаражда җыела башладык. Тәҗрибә тупланды. Кешеләр дә машина төзәттерергә мөрәҗәгать итә иде. Шуннан соң, 2019 елда тәвәккәлләп, үз автосервисыбызны ачтык. Машина юу урынын да булдырдык, шиномонтажыбыз да бар.

— Запас частьлар җитәрлекме?
— Запас частьлар бар. Чит ил машиналарына дигәннәрен заказ белән кайтартабыз. Көтәргә туры килә. Ләкин запас частьларга бәяләр ике тапкыр кыйммәтләнде. Автомобиль запас частьлары сату өчен үз кибетемне ачарга да уйлаган идем, хәзер илдәге вазгыять тынганчы, ашыкмыйм әле.

— Кайбер кеше, кыйммәт бәягә, тотылган чит ил машинасын сатып ала, югыйсә ул суммага үзебездә җитештерелгән өр-яңасын алырга булыр иде.
— Тотылган чит ил машинасын алган кеше ялгыша дип уйламыйм. Әйбәт "иномарка"ларның запас частьлары кыйммәтрәк торса да, чыдамрак, ә үзебездә җитештерелгән машиналарны еш төзәтергә туры килә. Бары автомобильне белеп сайларга кирәк. Бик искене алсаң, отышлы булмаска мөмкин.

— Сез гел эштә, ял итәргә вакыт каламы?
— Эш чынлап та күп. Ялларда, бәйрәмнәрдә дә машина төзәтергә туры килә. График буенча эшлим. Хатыныма, ике балама һәрвакыт вакыт калдырам. 4 яшьлек улым хәзердән үк машина белән кызыксына. Аны автосервиска алып килгәнем дә бар, бөтенесен дә күрсәтәм, өйрәтәм.

 

Эльвира Мозаффарова, Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев