Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Балыклы авылы китапханәсендә "Исәнме, китап йорты" дип исемләнгән мавыктыргыч экскурсия үткәрелде

Башкортстандагы Бакалы районының Яңа Балыклы китапханәсендә оештырылган экскурсия – китапханәче хезмәтенең актив, тере формасы.

Мондый чаралардан соң, еш кына, беренче тапкыр килүчеләр белән китапханә арасында дуслык җепләре сузыла. “Бу көнне яшь китап укучыларыбызны уку залы каршы алды. Китап-могҗиза, китап-панорамалар, китап-уенчыклар һәм нәни китаплардан күргәзмәләр оештырылды. Быел, шулай ук, китапханәгә балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әниләре килде.

Бу сәяхәт вакытында балалар китапханә, абонемент һәм уку залының нәрсә икәнен белделәр. Балалар почмагындагы китаплар, китапханәгә язылу  кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар, китапханәче белән берлектә, “Тылсымлы сандык табышмаклары” дигән әдәби викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр һәм татлы призлар алдылар”, – дип хәбәр итте китапханәче Наталья Васильева.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев