Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылының тыл ветераны Валентина Лукина истәлекләреннән

Кайбыч районының Хужа Хәсән авылы җирлегендә 6 тыл ветераны яши. Шуларның берсе Лукина (Илариева) Валентина Филипповна. Ул 1932 нче елның 4 июньдә шул авылда туып үскән, башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә алган. Валя апа очрашуыбызга шатланып, әхвәл сорашып, сүзне ерактан башлады.

Балалары, бертуган апаларының балалары белән бергәләп «нәсел агачы» ясаганнар, үзләренең тамырларын тапканнар. Үткәннәрен белмәгәннәр киләчәкне белмиләр дигән мәкаль дә бар бит әле. Аларның тамырлары «Муса» исеменә бәйле икән. 91 яшендә булса да, әти-әнисе сөйләгәннәре белән таныштырды.

Әнисе Перасковья Ивановна 1886, әтисе Филипп Илариевич 1883 елда Хуҗа Хәсәндә туып үскәннәр, 1913 елда гаилә корганнар. Бер-бер артлы яшәргә ямь биреп, 10 бала дөньяга аваз салган. Әле Филипп бабайның әти-әнисе дә исән, бер өйдә яшиләр. Зур гаиләдә тормыш гөрли. Филипп бабай гражданнар сугышында катнаша (елларын хәтерләми). 2 кызлары сабый чакта ук вафат була, авырган булганнар. Анисия сугыш елларында Канаш станциясеннән авылга чанага җигелгән атлар белән «беженецлар» ташый. Көннәр салкын, җылы кием җитми, үзәнең толыбын балаларга киертә. Салкын тиеп, тиз арада 20 яшендә чәчәк кебек гомере өзелә.

Сугыш башланганда олы абыйсы Григорий (1915 елда туган), Ленинград шәһәрендә электрик булып эшли. Икенче абыйсы Василий (1918 елда туган) армия сафларында Витебск өлкәсендә танкист булып хезмәт итә. Армиягә киткәнче, Тәтеш шәһәрендә укытучыга укып кайта. Кайбыч районы Борындык мәктәбендә укытучы булып эшли. Һәр көн авылдан велосипед белән йөреп укыта.

Армиядән кайткач, яраткан эшен  дәвам итәргә хыяллана. Абыйсы белән бергәләп кайтырга тиеш булалар, бу турыда якыннарына хәбәр итәләр. Берсе чираттагы ялга, икенчесе Армиядән. Тик хыяллары тормышка ашмый, сугыш башлана. Соңгы хәбәрләре була бу хатлары. Сугыш башлангач, алар яу кырына алыналар. Григорий 1941 дә, Василий 1942 елда хәбәрсез югалды, дигән хәбәр килеп җитә авылга.

Филипп бабай, олы апасы Мария хәм кече уллары Николай Ульянково авылында окоп казырга китәләр. Бу авыр эшкә Николайны әтисе үзе ала. Тик Николай 1943 елда сугышка үзе теләп китә һәм 1944 елда һәләк була. Шулай итеп, бу гаиләдән дә 3 егет һәлак була. Тагын шигырь юллары искә төшә «Әйтсәгез, зинһар, үз итеп, Сагыш белән кипкән анага: Кайда йөри минем улларым? Ана күңеле тели белергә». Әнисе улларын әлбәттә соңгы көнгә кадәр көтә хәм 1979  елда 93 яшендә, әтисе 1961 елда 78 яшендә вафат булалар.

Валя апага да күп хезмәт куярга туры килә. Колхоз эшендә, урман кисү эчендә, юл төзелешләрендә эшли алар. Апалары Ольга, Анна белән бергә эшлиләр, кайгыларын да, шатлыкларын да бергә уртаклашып яши алар. Буген ул 10 туганнары арасында үзе генә исән. Улы Пётр, килене Раиса тәрбиясендә. Ул колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан, күп еллар ревизионный комиссия әгъзасы булып эшләгән. Аларга ул бик рәхмәтле, күтәреп кенә йөрмиләр ди ул, килененә ымлап.

Валя апа белән Анатолий абый (вафат) 5 бала устергәннәр. Олы кызлары Татьяна машинада фаҗигәле төстә һәлак булган. Аның 12 оныгы хәм 16 оныкчыгы бар. Бәхетле булсыннар, кайгы хәсрәт күрмәсеннәр иде ди Валя апа. Балалары, оныклары туган нигезгә еш кайтып йөриләр. 

Боярина Ольга. Хуҗа Хәсән авылы ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев