Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыкара хатын-кызлар көнендә авылларда бәйрәм тамашалары узды

Бәйрәм итүне һәр авыл үзенчә оештырган.

8 март көнне Мамадыш районының Дүсмәт мәдәният йортында Мөнирә Сафинаның «Ике болыт» драмасы сәхнәләштерелде. Авылларда мәдәният йортлары халыкка рухи азык, җаннарына аз гына булса да дәва бирүче бердәнбер оешма дип әйтсәм дә һич арттыру булмас.

«Пьесса бик эчтәлекле, хәзерге заманны гәүдәләндерелеп язылган. Үзешчән артистларның чыгышы күңелнең иң нечкә кылларын кузгатып җибәрде. Театр бит ул халыкны ял иттерү урыны гына түгел, спектакльдән соң нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, үз язмышыңа үз эчеңнән генә бәя бирү дигән сүз дә.

Залда утырган һәркем спектакль барышында үз тормышын анализлап, үз гамәлләренә бәя биреп, геройлар язмышыннан гыйбрәт алмый калмагандыр, мөгаен.

«Ике болыт» — ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырткан өч пәрдәлек драма әсәре. Залда утырган хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да күңелен йомшартты артистларыбыз. Бар күңелебезне биреп әзерләгән спектаклебез зур уңыш белән узды. Елый-елый спектакль карадылар тамашачыларыбыз. Һәрберебезгә дә үстергән балаларыбызның, оныкларыбызның игелеген, күңел җылысын тоеп яшәргә язса иде. Спектакль беткәч Дүсмәт Авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, бу да бәйрәм чарабызга бер ямь өстәде. Ә артистларыбызга бик зур рәхмәт әйтәсе килә», — дип хәбәр итте Мамадыш-информ.

Кайбыч районының Мәлки авылында хатын-кызлар көненә багышлап «Хатын-кыз ул ел фасылы кебек» дигән конкурс уздырылган. 

«Әлеге уен программасы хатын-кызлар өчен күңелле вакыйга булды. Бәйрәм залы яхшы кәеф, елмаю һәм тамашачыларның шатлыгы белән тулы иде. Барлык хатын-кызларны да яз бәйрәме белән котладылар», — дип хәбәр итте Мәлкидән Татьяна Якимова.

Балык Бистәсенең Иванай авылы клубында хатын-кызлар көне уңаеннан «Язлар матур сезнең белән» диеп исемләнгән бәйрәм концерты булды.

«Иванай авылыннан Иван Петров, Керәшен Казысыннан Сергей Харитонов, Үридән Юрий Гордеев, Казаклар-Чаллысыннан Яков Андреев hәм Николай Дмитриев, Бирдебәктән Рафис Шакиров гүзәл затларга матур җырлар белән беррәттән күңелле мизгелләр дә бүләк иттеләр. Снежана Егорова белән Ангелина Ильина сәхнәбездә «Туган як» җыры белән тәүге адымнарын ясадылар. Нина Егорова бәйрәм белән котлап бик матур җыр башкарды. Бик күңелле, җылы бәйрәм киче булды. Ерак араларны якын итеп килгән һәркемгә, барлык катнашучыларга да, көчле алкышлары белән дәрт өстәп торучы тамашачыларга да рәхмәт», — дип сөйләде Иванай авылы клубы җитәкчесе Нина Евдокимова.

Марий Эл республикасының Дружино авылы мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «хатын-кыз куллары» дип аталган кул эшләре күргәзмәсе оештырылган.

«Хатын-кызлар безнең тәкъдимебезгә бик теләп җавап бирделәр һәм без хәтта күз алдына да китерә алмаган талантлар ачылды», — дип язды карендәшебез мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Иванова.

Теләче районының Субаш авылы клубы җитәкчесе Татьяна Романова да үз авылларында хатын-кызлар көненә матур кичә үткәрелүе хакында язды:

“9 март көнне Субаш авылы клубында, күрше авылыбыз – Урта Мишә үзешчәннәре белән “Дуслык күпере өзелмәс" дигән кичә оештырылды. Бу чарада безнең "Кряшен чибяре" - 2023 титулы иясе Анжелика Павлова командаларга бәя биреп утырды. Ул кичә азагында гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев