Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыкара кулинар турнирга милли ризыклар пешерүче яшь поварларны чакыралар

Турнирның финалы 16-17 ноябрь Казанда, Иннополиста, узачак.

Халыкара пешекчеләр көнендә Татар-информ мәгълүмат агентлыгында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Беренче халыкара цифрлы кулинар турнирына багышланган пресс-конференция узды.



Юныс Әхмәтҗанов исемендәге турнир – ел саен яшь поварлар арасында уздырыла торган ярыш. Быел исә аның берничә этабы онлайн форматта узачак.

Турнирның төп максаты – Россия субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче халыкларны җәлеп итеп, милли аш-сулары аша, шул халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру.

Бу актуаль, чөнки бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе 2023 елны республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте”, – диде пресс-конференция барышында Казанның В.Г. Тимирясов исемендәге инновацион университет ректоры Асия Тимирясова. – Шуңа күрә, республикабыз районнарында яшәүче конкурсантларны көтеп калабыз. 

Ярышта профессиональ поварлар гына түгел, ә, гомумән, аш-су әзерләү эшен сөючеләр чакырыла.

Турнирның сайлап алу этабы онлайн узачак. Беренче итеп, катнашырга теләүчеләргә ТУРНИРПОВАРОВ.РФ сайты аша заявка җибәрәсе. Заявкага пешерелгән ризыкның конкурс нигезләмәсендәге таләпләргә туры китерелгән фотосын да теркәргә. Аннан тыш, анкетада ризыкның концепциясе, поварның нәрсә әйтергә теләве, ни өчен нәкъ шушы ризыкны сайлавы турында да язарга кирәк булачак.

Безнең өчен, беренче чиратта, поварның профессиональлеге генә түгел, аның иҗади карашы мөһим, – дип ассызыклады ТР рестораторлар һәм отельерлар Ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

Катнашучыларның эшләрен профессиональ поварлар командасы бәялиячәк. Финалга узган 13 повар Казанда, чын ресторан кухнясында, үзара ярышачак. Җиңүчегә профессиональ үсеше өчен барлык мөмкинлекләр тудырылачак, шулай ук, шәхси брендын булдыруда да ярдәм күрсәтеләчәк.

Гомумән, турнир барышында һәр катнашучыга профессионаллардан киңәшләр алу, мастер-классларда катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев