Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык чын күңелдән яңгыр сорый

Балык Бистәсенең Үри Чаллысы һәм Мамадыш районының Кумырык авылларында яңгыр сорау йоласы башкарылган.

Үри Чаллысы  халкы чиркәү янына җыелып яңгыр сорау йоласын башкарган. Үри Чаллысы  авылында тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташучы чиркәү бар.

 Апрельнең урталарыннан бирле яңгыр булмау сәбәпле, авылның өлкәннәре Ходайдан шифалы яңгырлар сорарга шул чиркәү янына җыелган.

“Илья әтигә теләк теләп, чиркәүне тазартып дөньялар имин һәм тыныч булуын теләп, иманнар укыдык. Тәмле ботка пешереп, үлән чәе әзерләп, табын корып, сыйландык. Табышмак-мәкальләр әйтешеп, такмаклар җырлап, үз күңелебезне үзебез күтәрдек. Ахырдан, балачагыбызны искә төшереп, чыр-чу килеп килеп, бер-беребезгә су сибештек”, – дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Евдокия Толстова .

Кумырык авылында яңгыр боткасы пешергәннәр, иман укыганнар, аннары ботка пешергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев