Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык артисткасы туган ягында концерт куйды

24 январьдә Кайбыч районының үзәк мәдәният йорты һәм Мәлки авылында Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың концертлары узды.

Кайбычны сайлавы да очраклы түгел. Җырчы үзе шушы як суын эчеп, табигате белән илһамланып, иҗат иткән. Шуңа күрә, райондашларының да аны җылы каршы алулары гаҗәпләндерми.

Лидия Әхмәтова концерт программасы милли сәнгать, үзе яратып иҗат иткән джаз юнәлеше һәм автор җырларыннан торды. Сәхнәдә аның студентлары – популяр җырчы Илгиз Шәйхразиев, шулай ук, Кайбыч районының Олы Тәрбит авылы кызы, бүгенге көндә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк балетмейстеры Марина Казакова, “Туганайлар” газетасы журналисты һәм “Сәлам” фольклор ансамбленең солисты Алсу Мансурова, керәшеннәрнең нәни сандугачы Амелия Феофанова, талантлы Наиля Славина һәм Эльвина Тойгульдина чыгыш ясадылар.

Беренче концерт Мәлки авылы мәдәният йортында узды. Концерт карарга шушы авыл мәктәбе һәм күрше авылдан укучылар да шактый җыелган иде. Алар сәхнәдә барган һәр чыгышны игътибар белән күзәтеп барды, алкышларын да жәлләмәде.

Концерт барышында Лидия Алексеевна 80нче еллар - 21нче гасырда иҗат ителгән яңа әсәрләрен дә үз эченә алган “Джазлы Казан” автор җырлары җыентыгы турында сөйләп китте. Әлеге җыентыкны райондагы музыка мәктәпләре дә, урта гомуми белем бирү мәктәпләре дә рәхәтләнеп куллана икән.

Концерттан соң, сәхнәгә районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ильмас Хәмидуллин менеп, Лидия Алексеевнаны юбилее белән котлады һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән дә бүләкләде.

(Мәлкидәге концерттан соң)

Иртәнге алтыда Казаннан кузгалган машиналар бер локациядән икенче локация – район үзәгенә юл тотты. Артист тормышы – тоташ юл һәм иҗат, минемчә. Шуңа, зарланырга вакыт юк. Аеруча, яхшы ният белән эшләсәң.

– Балаларны сәнгатьнең бар төрләренә дә өйрәтергә кирәк. Әйе, алар күп әйберне аңлап бетермәскә дә мөмкиннәр, әмма колакларына керсә, озакка сеңеп кала ул. Без аларга джаз да, әби-бабайларыбыз җырлаган көйләрне дә, популяр җырларны да җырлыйбыз. Бер тын да чыгармый тыңлап утырдылар, – дип сөйләде артистка. – Әле концерттан соң музыка мәктәбенең ансамбле белән дәрес уздырачакмын. Аларны "Созвездие-Йолдызлык" конкурсына әзерлибез. Анда керәшен халык көйләрен башкарачаклар.

Әйе, икенче концертны Кайбыч музыка мәктәбе ансамбле дә бизәде. Алар, берничә тавышка, Илгиз Шәйхразиев белән “Париж көе”н һәм Гәрәй Рәхим сүзләренә Лидия Әхмәтова иҗат иткән “Безнең Казан” җырын башкардылар.

 (Кайбыч районының мәдәният йортында узган концерттан соң)

Азактан зал барлык артистларны кайнар алкышларга күмде. Ә район идарәсенең социаль юнәлеше бүлеге башлыгының урынбасары Фәния Петухова Лидия Әхмәтовага рәхмәт сүзләре әйтеп, чәчәк бәйләме дә бүләк итте. Җырчы, үз чиратында, 4 февральдә Казан филармониясендә узачак зур юбилей концертына да чакырып калды.

Иртән безне әле уянып кына килә торган томанлы Казан озатып калса, кайнар йөрәкле Кайбыч халкы инде кояш баеганда саубуллашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев