Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халкыбыз байлыгы юкка чыкмасын дип

Сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, этномузыколог, композиторлар берлеге члены Наилә Әлмиева август аенда Чистай районының Бахта, Ишәле, Ялтан авылларында булып киткән.

Билгеле булганча, Наилә Юнисовна Санкт-Петербург шәһәрендә яши, Россия сәнгать тарихы институтында эшли. Ул 1978 елдан бирле керәшен җыруларын җыя, аларны китап итеп чыгара.

Чистай ягында ул өлкән буын кешеләре белән очрашып, басылачак җыентыгы өчен байтак кына материал туплаган. Авыл халкы, үз чиратында, Наилә Юнисовнага Чистай керәшеннәре традицияләре, йолалары турында мәгълүмат җиткергәннәр, күп кенә җырулар белән таныштырганнар.

Бахта авылында Наилә Әлмиеваны “Карендәш” керәшен халык фольклор ансамбле җырлап каршы алган.

– Авылыбызның өлкәннәре бу очрашуга теләп җыелдылар. Наилә Юнисовна керәшен җыруларын ихлас тыңлап, сүзләрен язып алды. Бахаталыларның авыл бәйрәме – Көҗмә-Демьян белән кызыксынды. Аның ничек узуы, нинди йолалар үтәлүе хакында сөйләтте. Өйдән-өйгә йөреп кунак иткәндә нинди җырлар җырлаганнарын белеште.

Мәсәлән, һәр авылның бәйрәмдә берәр йоласы булган. Покрауда бахталылар Актауга барганнар. Ә Көҗмә-Демьянда актаулылар Бахтага килгәннәр. Бу бер үзенчәлек булып торган.

Шулай ук, Нардуган бәйрәмендә бабай булып йөрүләре, йортка кергәч аларны биетүләре, йөзләрен күрсәтсәләр, хуҗаларның бабайны сыйлаулары хакында да сөйләделәр. Очрашуга килгән Анна Антонова, Мария Минкина, Анисья Шишкова, Евдотия Петрова, Венера Миняева, Лидия Купцова, Людмила Садыкова, Елена Петрова, Роза Иблиаминова, Андрей Ефимов, Василий Ванифатьев һәм Надежда Григорьева (ул Әлмиеваның эшләре белән кызыксынып тора) керәшеннәргә генә хас сүзләрне барладылар, җырлап, хәтта биеп тә күрсәттеләр, – диде китапханәче Валентина Чапыжникова.

Ә Ишәле авылында Ольга Емикеева өендә җыелышып сөйләшкәннәр. Анда катнашкан Магдалина Леонтьева: “Мондый кунакларга без бик шат, чөнки авыл халкыннан язып алынган байлыгыбыз – җырулар, бәйрәмнәр, йолалар киләчәк буынга барып җитәчәк. Элеккедән сакланып калган милли киемнәрне дә күрсәттек, фотоларга төшерделәр. Бик кирәкле һәм зур эш башкарыла. Димәк, халкыбыз мирасы югалмаячак”, – дип искәртеп үтте.

Авылның өлкәнрәк буыны – Анна Мельникова, Александра Ефремова, Лидия Васильева да белгәннәрен бик теләп яздырырга тырышканнар.

Чуваш Ялтаны авылында Анна Карликова өенә килгәннәр. Ул үзенең шигырьләрен укыган, иҗат җимешләре язылган дәфтәрен дә Наилә Юнисовнага бүләк итеп биргән. Хәзерге вакытта юкка чыккан Керәшен Ялтаны авылы турындагы истәлекләре, шушы авылга хас бәйрәмнәре, йола-гадәтләре турында белгәннәре белән уртаклашкан.

Чынлап та, мондый җыентыклар туплау, әһәмиятле. Авылларда әби-бабайлар да мәңгелек түгел. Алар китсә, халык байлыгы юкка чыгачак. Ә бу китапларга, иң кадерле әйберләр – халыктан җыеп алынган язмалар, җырулар, йолалар керәчәк. Шулай гына без аларны саклап калып һәм киләчәк буынга тапшыра алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев