Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәбәрсез югалган Михаил дәдәйнең тагын бер хаты табылган

Әлбәдәннән Александр Козлов сугыш еллары ачысын татыган, сугыштан соңгы чор авырлыкларын кичергән якыннарын искә алып сөйләде.

Питрәч районының Әлбәдән авылында туып-үскән Александр Козлов утлы сугыш юллары аша узган әтисе Григорий һәм яу кырында хәбәрсез югалган Михаил дәдәсе турындагы истәлекләрне кадерләп саклый.

Күптән түгел аның әтисенең энесе — 1923 елда туган Михаил Козлов турында сөйләгәннәрен сезгә дә җиткергән идек. “Михаил дәдәйнең фронттан килгән соңгы хаты саклана. 1942 елның 19 августында язылган. Ә шул ук елның ноябрь аенда аның хәбәрсез югалуы турында хат килгән. Дәдәйнең соңгы хатын укыган саен күңелләр тула, йөрәк тетрәп куя— дип, 81 ел элек язылган хат күчермәсен безнең редакциягә дә җибәргән иде Александр Григорьевич.

Җиңү көне якынлашып килгәндә, һич уйламаган җирдән, Михаил дәдәйнең тагын бер хаты килеп чыга.

Бу хат 1942 елның 7 сентябрендә язылган. Александр Козлов әлеге хат һәм якыннарын искә алып болай сөйләде:

“Алдагы хаты традицион өчпочмаклы конвертта язылган булса, әлегесе почта карточкасында язылган. Бу хаты күп еллар Михаил дәдәйнең сеңелесе Варвара түтинең документлары арасында сакланган. Ул хатны Варвара түтинең кызы Лидия өй эчендәге архивтан табып алган. Ул хатта мондый сүзләр язылган: “Сагынычлы сәлам! Исәнмесез, әти-әни, Петр, Варя, Ольга, туганнар, күршеләр, колхозчылар! Миннән барыгызга да сагынычлы сәлам. Мин хәзергә исән-сау, бүтән язар сүзем юк. Үзегез ни хәлләрдә яшисез? Ашарыгызга бармы? Игеннәрне җыярга яңгыр комачауламыймы? Икмәк бүлмәделәрме әле. Дәдәйнең хаты киләме? Авылда нинди яңалыклар бар?”

Ул әлеге хатында да үзе турында берни язмый, бары тик, туганнары, якыннары, авылдашлары турында кайгырта. Михаил дәдәйнең соңрак хәбәрсез югалу хәбәрен килсә дә, аны якыннары көтә. Кайтуына өмет итә.

Михаил дәдәйнең сеңелесе Варвара түти (1931 елгы), бик яхшы билгеләргә генә укып, 1946 елда Әлбәдән җидееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәпне тәмамлауга, әти-әнисенә ярдәм итү өчен колхозга эшкә керә. Әлбәдән авылы егете Михаил Захаров белән гаилә коралар. 1953 елда йорт җиткезеп керәләр, 3 кыз, 1 малай үстерәләр. Михаил җизни дә колхозда төрле эштә йөри. 1958 елдан – колхоз бригадиры, ә 1981елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы, председательнең азык җитештерү буенча урынбасары була. Бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 1970 елда аның исеме “Ленинская юбилейная книга трудовой славы” дигән китап кертелә.

Михаил Захаров Әлбәдән авылы зираты ачылуның да инициаторы. 1960 елда, ул зиратта беренче булып, аның әнисе җирләнә. Зират өчен бирелгән урын элек алма бакчасы була. Шунлыктан, соңгы юлга озатканда, Әлбәдәндә “алма бакчасына озаттык” дигән сүзләр халык теленә керә. Ә Әлбәдәннең үз зираты булганчы, мәңгелеккә күчкәннәрне күрше авыл зиратына җирләгәннәр.

Михаил Козловның 1934 елгы туганы Ольга түти дә мәктәпне тәмамлагач колхозда эшли. Авыл егете Николай Токрановка кияүгә чыгып, 3 бала үстерәләр. Тормышларын төп йортта алып баралар. Әти-әниләрен карап, аларга ярдәм итеп яшиләр. Николай Токранов та колхозда төрле урыннарда – парторг, бригадир булып та эшли. Быел Ольга түтигә 90 яшь була. Ул кышын Казандагы кызларында яши, җәен авылга кайта.

Әтиләре Платон Васильевичны да авылда нык хөрмәт итәләр иде. Колхозда иң тәҗрибәле яшелчә үстерүче була ул. Аның сөйләгәннәреннән шунысы истә калган. Илдә ачлык еллары башлангач, Казанга китеп эшләргә мәҗбүр була. Ул анда икмәк пешерергә урнаша. Ул пекарня хәзерге Горький урамында, подвалда була. «Максим Горький эшләгән пекарняда эшләдем” дип искә ала иде Платон бабай. Без балалар, бер гаилә кебек, бергә уйнап үстек. Матур сүзләр белән бер-беребезгә эндәшә идек: печкәчәм, җанагай, ерак дәдәй, матур җиңги, урсай, урсатай, ерак җиңги... Хәзер мондый сүзләр әкренләп югалып бара инде. Әти-әниләр дә безгә үрнәк булып яшәделәр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев