Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимирлылар үлгән туганнарын искә алырга дип зиратка җыелды

Мамадыш районының Владимир авылы халкы Радоницага дип ераклардан ук кайткан

Владимир авылында яшәүчеләрнең изге бер көне бар. Радоница ул. Алар аны “зыяратка менә торган көн” дип, гади итеп кенә әйтә. Шуннан барысы аңлашыла: ул көнгә әзерлек алдан башлана, көне килеп җиткәч, әллә кайлардан кайтып җитә үлгән туганнарын искә алучылар. Быел бигрәк тә җай булды, 3 май – вторник, ял көннәренә туры килде. Чынлап та авыл Сабан туена аның хәтле кеше җыелмый торгандыр Владимирга.  Семьялары, туган-тумачалары белән кайтканнар быел да. Әллә кайчан күрешмәгән кешеләрне дә күрәсең биредә. “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, - диләр бит. Берничә әти кешенең каберләр алдында балаларына кем ятканын аңлатып йөргәнен күрдем. Бу инде тәрбия. Тәрбиянең дә ниндие генә!  


Авылның өй түре саен берничә машина тезелеп киткән. Туган-тумачасын каршыларга әзерләнгән авыл халкы. Күргән бер кеше кунакка дәшә: “Кереп чык,  “тьяберсе” итеп чыгарсың” – дип кыстый. “Тәберсе”, “тәберсен” дигән сүзне владимирлылар  әйткәндә “тьяберсе”, я “тияберсе” дип ишетәм мин. Ул “Тәңре бирсен” дигән сүзне белдерсә дә, үлгәннәрне искә алып, ризык кабуны аңлата. 


Владимир зиратында – тәртип. Соңгы елларда аңа игътибар бик артты. Быел да чип-чиста зират. Элек һәрбер кеше үз туган- тумачасы өстен менеп чистартуны бурыч итеп куя иде. Нинди матур йола! Ә быел кайтучысы булмаган каберләрнең өсләре дә ялт итеп тора. 2-3 көн элек өмә ясаганнарын, моторлы пычкылар белән эшләгәннәрен ишеткән идем инде. Карт агачлар санын да киметкәннәр, иске зират ягы да ачылып калган. Владимир зиратында тагын бер тәртипкә игътибар иттем быел: табак күтәреп, кабер өстенә ризык салып йөрүләр дә кимегән. Священниклар мәҗүсилектән калган йола  дип саный бит бу гадәтне. Ничек тырышсак та, олы кеше әйтмешли, теге дөньядагыларның белер йолалары булса, искә алалар дип, сөенеп ятсыннар. Бүген биредәгеләрнең теләге шул булгандыр.


Лидия Пасыева,

Мамадыш, Усали-Владимир. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев