Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимирлылар ел буена җитәрлек итеп кач манган су алдылар - фото

Мамадыш районы Владимир авылы кешеләре быел да зурлап Качмануны бәйрәм итте

Читтән дә бәйрәм күрергә, кач манган су алырга әзерләнеп кайтучылар күп иде. Һәр елдагыча самавыр кайнатып, ачык һавада коймак пешереп, туй сыедай өстәл әзерләп бәйрәм ясадылар биредә. Ольга Петрова, Эльмира Данилова халыкны сыйлады.

Колышчыдан Усачевлар быел да авылга гармун моңы, керәшен җыры сиптерде. Авыл хатыннары җырлап, биеп, такмак әйтеп күңелләрне күрде. Сергей Сапурин күптән инде часовня янында мунча салдырырга хыяллана иде. Сүзендә торды. Урман хуҗалыгында хезмәт иткән бу авылдашыбыз агач материаллары бирсә, Владислав Аксаков тимер мич куйдырту өстендә эшләгән. Мунчаның төзелеш эшендә катнашкан егетләргә үзара салым акчасы бүленгәнлеген белдем. Бу бәйрәмгә данлыклы авылдашыбыз Георгий Ибушев та, җай чыгарып, кайтып килергә тырыша. Ул быел да биредә иде. Отец Михаил суны аруландырды. Бәйрәмдә мин күргән әйберләр шушы булды.

Алай гына түгел, мин шушы бәйрәмне оештырып, священник белән сөйләшеп, тегесен-монысын барлап йөрүче кешенең Усали мәктәбендә водитель булып эшләүче Николай Петров икәнен дә беләм. Килеп бәйрәм итеп китү бик гади әйбер булып күренсә дә, аны оештырып чыгу күп хезмәт һәм мәшәкать таләп итә. Бу эшен ул 2015 елдан бирле күңел биреп башкара, чөнки авылда купель-часовня булдыру аның әтисе – Василий дәдәй Петровның зур хыялы иде. Аллага шөкер, ул бу хыялының чынга ашыуын күреп китте. Белер йолалары булса, сөенеп ята торгандыр...

Лидия ПАСЫЕВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев