Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Васильевның иҗат кичәсе булды

30 ноябрь кичендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе Владимир Васильевның иҗат кичәсе узды.

Бу кичә Татарстанның халык артисты Владимир Васильевның 45 яшьлегенә багышланган иде. Иң беренче ул үзенең әти-әнисе турында сөйләп, аларга зур рәхмәтен белдереп китте. Җырчының әти-әнисе тамашачылар арасында утырмасалар да, шушы концерт алар өчен, диде җырчы. 

«Җырланмаган әле безнең җыр» дигән кичәдә җырчы Владимир үзенең җыр сәнгатендә 20 елдан артык тупланган репертуарындагы иң популяр җырларны башкарды. Зал тутырып җыелган тамашачылар татар, рус, хәтта, итальян телендә дә җырлар ишеттеләр. 

Владимир Васильевны котларга «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров исеменнән әлеге холдинг хезмәткәре Ренат Хөснетдинов та килгән иде.

«Кичә «Җырланмаган әле безнең җыр» дип аталгандай, сезнең үз тормыш җырыгыз әле күп еллар дәвам итсен, Ходай сезнең бөтен башлап җибәргән эшләрегезне бәхилләсен,» — дип әйтте Ренат Таһирович.

Кичә барышында тамашачы Владимир Васильевны гына түгел, аның улы Александрның һәм, шулай ук, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның искиткеч моңлы тавышларын да ишетә алды. 

Шулай ук, Владимир Васильев тамашачыларга үзе язган 3 китабын күрсәтеп китте. Бер китабы «История деревни Поповка», икенчесе – «Моя семья», бу китапны ул 20 елдан артык язган, ә өченчесе инде үзе эшләгән лекторий, андагы коллектив турындагы китап. 

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова әйтүенчә, керәшеннәр арасында зур талантлар бик күп, ә Владимир Васильев үзенең иҗаты белән шушы фикернең дөреслеген исбат итә. 

Владимир Васильевның иҗат кичәсеннән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев