Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виталий Муллин тырышлыкны – зурлап, ялкаулыкны хурлыкка санап яши

Мамадыш районына бер баруыбызда “Берсут” җәнлек совхозында да булган идек.

Ул чагында безне Виталий Муллин, керәшеннәрчә матур итеп, чәй табыны белән каршы алды. Бу язмамда ачык йөзле, туры сүзле карендәшебезнең үзе турында язарга булдым.

Белгечлеге буенча, ул – инженер. Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы авылында туган. Аннары әти-әниләре Алан Полянга күченгән.

Әтисе – Иван Александрович механик булып эшләгән. Виталий да урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм туган якларына дипломлы белгеч булып кайта.

1985 елда Виталий Муллин тормышында зур борылыш була. “Берсут” җәнлек совхозы директоры урынбасары булган дусты аны эшкә чакыра. Монда ул баш инженер-механик, хезмәтне саклау һәм техника инженеры булып эшли. Бүген ул – районның мактаулы кешеләреннән берсе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

“Берсут җаваплылыгы чикләнгән агрофирмасы” җәмгыятенең директоры һәм 2003 елда әлеге совхозны милеккә сатып алган агрофирманың генераль директоры –  Николай Кирилловның уң кулы.

Виталий Ивановичны бөтен тирә-як авылларда да, Берсутта да яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Ул күп еллардан бирле Урманчы авылы җирлегендә күпләрнең хөрмәтен яулаган депутат та. Авылдагы проблемаларны хәл итү өчен бар көчен куя. Әйтик, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге, юлларны төзекләндерү, суүткәргечләрне алыштыру, ремонт эшләре ише проблемалар. Аларның һәммәсе дә авыл халкы белән аңлашып, авыл җирлеге башлыгы белән бергә, Виталий Ивановичның ярдәме белән башкарыла.

“Мин аны баш агроном булып эшләгәннән бирле әйбәт беләм. Ул таләпчән, ләкин шул ук вакытта бик гадел, җаваплы кеше. Барысы белән уртак тел таба ала. Һәр проблеманы чишүдә ярдәм итәргә тырыша. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, булыша. Югары эрудицияле булуына сокланам. Аның белән теләсә кайсы темага сөйләшеп була. Бик кызыксынучан, туры сүзле кеше”, – диде безне совхозга озата килгән Диләрә Һадиева.

“Берсут”та эшләгән беренче елымда ук үз мәхәббәтемне очраттым. Кама участок больницасында врач булып эшләүче Татьяна белән таныштым. 1986 елның 24 январенда өйләнештек. Бер ул –  Николайны үстердек. Татьяна Николаевна терапевт, гомуми практика табибы, хәзер дә эшли. Язмышымның бу якларга алып килүенә бер дә зарланмыйм. Эшем дә, тормышым да әйбәт. Халык гади, кирәк булса, барысын да эшлиләр, тату яшибез. Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык, диләр бит, безнең девиз шундыйрак, тырышабыз”, – дип сөйләде Виталий Иванович.

Аның белән сөйләшүе бик җиңел, күңелле. Күптәнге танышлар кебек, төрле темаларга аралаштык. Күренеп тора, керәшен җанлы. Редакциябез тормышы белән дә кызыксынды, яңалыкларны, хәбәрләрне дә күзәтеп бара икән. Үз эшләре, сыйфатлы продукция җитештерүләре белән горурлануын яшермәде. Россия җәнлек совхозлары бер-бер артлы бөлгенлеккә төшкән һәм ябылырга мәҗбүр булган чорда, 20 ел элек “Берсут”ка килгән, эшмәкәрлек нигезләрен белгән, элек зооветеринария тармагында җәнлек үрчетүнең барлык нечкәлекләрен үзләштергән туган ягы патриоты, карендәшебез – Николай Петровичны да мактап телгә алды. Бер командада булып, бергә агрофирманы таркалудан саклап кала алуларын, уңышларга ирешүләрен искә төшереп узды. Бу уңышлар артында ничә йокысыз төн, мәшәкатьле көн булганын алар үзләре генә белгән.

Хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый торган, үтә тырыш, шук сүзле карендәшебез Виталий Иванович безне капка төбенә кадәр озата чыкты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев