Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виталий Агапов: «Бабай булу зур сөенеч! Һәркемгә дә мондый бәхет насыйп итсен»

Татарстанның халык артисты, автор-башкаручы Виталий Агапов гаиләсендә зур шатлык – 16 августта Владислав һәм Регина Агаповларның кызы туа.

Балага Афина исемен кушулары турында хәбәр иттеләр. “Бабай булу зур сөенеч! Һәркемгә дә мондый бәхет насыйп итсен. Бала баласы балдан татлы, диләр. Белеп әйткәннәр икән. Дөньялар тыныч, матур була гына күрсен”, – диде Виталий Агапов.

Узган елның март аенда Владислав Регина исемле татар кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде, ә августта яңа гаилә туды. Бүгенге көндә Владислав Агапов гаиләсе белән Казанда яши.

Моңа кадәр, 8 июльдә Агаповлар гаиләсендә тагын бер шатлыклы вакыйга булды – Виталий Агаповның улы Виктор Нәргизә исемле кыз белән гаилә кора. Мәгълүм булганча, Нәргизә дә сәнгать өлкәсеннән – Алабуганың культура һәм сәнгать колледжында белем ала. “Хатыным белән сәхнә кавыштырды. Ул – биюче, ә мин баянист булып чыгышлар ясап йөрдек. Танышканан соң вакыт күп үтмәде, Нәргизә белән тормыш буйлап бергә атларга теләвемне аңладым”, –  ди яңа гына өйләнгән Виктор. Яшь парның туе Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелде. Туйга 156 кунак килүе турында әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев