Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиеваның укучысы Илнар Мирановка «атказанган» исемен бирүгә карата үз фикерен белдерде

Күптән түгел яшь җырчы, Винера Ганиевагың укучысы Ильнар Мирановка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Ильнар Мирановка мактаулы исем бирелү халыкта шау-шу кузгатты. Җырчының инстаграмдагы фотолары: «Балакаем, синең нинди хезмәтеңне кем бәяләде икән, кайда күренгәнең бар соң? Винера апаң бәяләгән бит инде, булган, заллар тутырып тамашачылар җыйганың бармы? Ун ел булса да менә алар зурласын, шунда булыр иде кешечә», «Мин бер белмәгән артистларга да атказанган исемен биргәннәр» дигән комментарийлар белән тулды.

Халыкка җавап йөзеннән Винера Әхәтовна истаграм битендә пост урнаштырды. "Хәерле көн, инстаграм дуслар! Рәхмәт сезгә, Ильнарнын талантын күргән, ишеткән тамашачыларга, чын сәнгатьне аңлананнарга. Араларыгызда ни кызганыч-МЦА-МЦА ритмлы, маймыл кебек сикереп жырлап йөргән артистларның иҗатын чын сәнгать белэн бутыйлар. Ильнар 10 ел укыган, тырышкан ,чын профессионал булырга, мондый омтылыш хөрмәткэ генә лаек! Бик тыйнак егет, акыллы! Мин хәзер анын Әнисе урынына. Ильнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим.Аны беркем белән дә чагыштырырга кирәк тугел! Альфия апа репертуарыннан, "Кар сулары’’ дигән җырны җырлап карасыннар, һәрбер сүзнең мәгънәсен аңлап, бөтен җаны тәне белән тамашачыга җиткерер өчен чын профессионал булырга кирөк!!! ",- ди Винера Ганиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев