Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева: Әни, сине сагынам, дип җырлый, үзе 32 тешен күрсәтеп ыржая...

Заманасы нинди, җыры шундый…

Венера Ганиева, җырчы, профессор, Казан дәүләт мәдәният институтында җыр кафедрасы мөдире: “Мин бүгенге эстрадага кадрлар әзерләү мәсьәләсе белән турыдан-туры шөгыльләнәм.  Безгә бер урында таптану килешми. Милли хәзинәләрне саклау бурычын да куябыз. Студентларның репертуарлары нигезендә – татар халык җырлары, профессиональ композиторлар иҗаты. Профессиональ белем алу җыр­чының табигый сәләтен үстерә.

Элек без югары сыйфатлы куе сөт эчә идек. Хәзер кибетләрдәге сөтнең сыйфаты бик үзгәрде. Җырларны да шуның белән чагыштырыр идем – без хәзер сыек сөт кебек җырлар тыңлыйбыз. Элек худсоветлар бар иде, ләкин хәзер аларны кире кайтарып та булмый. Җыр­га халыкта көндәлек ихтыяҗ зур. Радиостанцияләргә көн буе яңгыратырга җыр кирәк. Әмма түбән сыйфатлы җырлар тамак киерүчеләр санын арттыра. Бу системаны тиз генә тәртипкә салу мөмкин түгел. Югары сәнгатьле, яхшы җырларны пропагандалый торган бер радио яки телевидение каналы ачарга кирәк. “Культура” каналы кебек...

Замана үзгәргән саен, җырлар да үзгәрә. Заманасы нинди, җыры да шундый. Яшьләр нәрсә җырлаганнарын аңламый да. Берсе “Әни, сине сагынам”, – дип җырлый, үзе 32 тешен күрсәтеп ыржая. Концертлар бик күп эффектлар – төтен, утлар, пиротехника белән уза, башкару осталыгы, сыйфаты читтә кала. Ләкин профессиональ җырчыларны зәвыксыз бугазлылар күмеп китәргә тиеш түгел!”

Чыганак

Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/eshlekle-mles/zamanasy-nindi-yry-shundyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X