Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева ире Камилгә багышлап яздырган җырын тәкъдим итте

Җырчы, ниһаять, үзендә әлеге җырны яздырырга көч тапкан

«Моңая, юксына күңелем,

Камилем, Камилем, Камилем».

Татарстанның халык җырчысы Винера Ганиева мәрхүм ире Камилгә багышлап әнә шундый үзәк өзгеч җыр яздырган.

«Вафатыннан соң Камилгә багышлап җыр язып биргәннәр иде. Берничә тапкыр студиягә барып карадым, әмма әлегә ул җырны башкарыр халәттә түгелмен», — дип сөйләгән иде бер интервьюда Винера Ганиева.

Җырчы, ниһаять, үзендә тормыш иптәше турындагы җырын яздырырга көч тапкан. Аның көен Резидә Әхиярова, сүзләрен Наил Касыймов иҗат иткән.

Моңсу җыр инстаграмда утыручыларның да йөрәк яраларын яңарткан. Бик күпләр үзләренең дә фани дөньядан киткән якыннарын искә алган.

«Бик сагышлы җыр, еламыйча тыңлап та булмый. Ходай сезгә сабырлыклар бирсен»;

«Винера апа, Ходай сабырлык бирсен үзегезгә. Сез барыбер бик бәхетле хатын-кыз. Яраткан эшегез бар, һәркемгә дә насыйп булмаган, үзегезне өзелеп яраткан акыллы кеше белән гомер кичергәнсез. Саклагыз үзегезне, без сезне яратабыз»;

«Бигрәк авыр җыр язганнар. Бөтен кайгыларымны яңартты. Мин дә пар канатымны югалттым», — дип комментарийлар калдырганнар.

    Винера Ганиева: «Әле һаман да Камилне көтеп йөрим»
    Винера Ганиева: «Мине калдырып киткәненә бер ел була инде»

 

ИТ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев