Винера Ганеева: «Мин укучыларым белән яшим...» ВИДЕО, ФОТО
Җырчының 2017 елда «Туганайлар» газетасына биргән интервьюсы.
Вадим Захаров, Оксана Дмитриева һәм Регина Павлова кебек яшь талантлы җырчыларыбызның остазы да ул. Әнисе ягыннан яртылаш керәшен булган Винера Әхәтовна белән газета укучыларыбыз да бик кызыксына. Яраткан артистыбыз белән Казан мәдәният һәм сәнгать университетында, дәресләр арасында очрашып, әңгәмә корып алдык.
- Әниегезнең туган ягы, Теләче районының Субаш авылы белән Сезне нинди истәлекләр бәйли?
- Субашта минем яшьлек елларым узды. Яшьлек бит инде ул, җүләр чак, дип тә әйтәләр. Бөтен хисләрнең уянган, ташып торган мәле. Гомумән, авылда кунак кызларын бик яраталар бит ул. Кичке уеннардан соң, егетләр озата кайта. Субаш уеннарында "Наза"ларны, озын көйләрне җырлап, кулга-кул тотынышып зур түгәрәкләр ясап, "Нардуган", "Питрау" кебек тагын бик күп керәшен бәйрәмнәрендә тирбәлеп үскән кыз бала мин. Әтием туган Бичер (Кече Мирәтәк дип тә йөртәләр) авылы да Субаштан җиде чакрым гына ераклыкта. Җәйне, я бер авылда, я икенчесендә уздыра идем. Әби-бабайларда кунак булып, пичтә пешкән тәбәләрен ашап, сыйландым. Бик күңелле, мәшәкатьсез чаклар бу. Бөтен борчуларны әти-әни хәл итә иде. Әлеге авылларны яшьлегемнең бер символик һәйкәле, дип атар идем. Әти-әнием юк инде хәзер. Бу авыллар, аларның халкы минем өчен бик кадерле.
- Сез, талантлы җырчы буларак, керәшен җыруларының үзенчәлеге турында нәрсә әйтә аласыз?
- Ул җырулар башкаларныкыннан нык аерылып тора. Аларны җырлый башлауга, шул ук минутта, шул ук секундта танып алып, бу - керәшен җыруы, дип әйтәләр. Дөрестән дә, ул җыруларның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Алымнары, мелодия барышлары, аккордлары, моңнары башка төрле. Аны аңлатып та бетереп булмый. Татар җырлары бер стильдә, керәшен җырлары икенче төрле манерада башкарыла. Керәшеннәрдә сузып җырлана торган җырулар да бик күп. Тиз, кызу башкарыла торган җырлар турында сөйләгәндә, халык күңелен шундук күтәреп ала торганнарын, шаяннарының да күплеген әйтми китеп булмый.
- Керәшен җыруларын җиренә җиткереп башкарыр өчен, керәшен булып туарга кирәк, дигән фикерегезне дә ишеткәнем бар...
- Мин татар белән керәшеннең мәхәббәт җимеше. Шуңа күрә, ике як та миңа бик кадерле. Бәйрәмнәр дә бик күп безнең. Чиркәүгә кереп, шәмнәр дә куябыз. Татарныкына килгәндә, корбан да чалабыз, ашлар да уздырабыз. Ике якны да хөрмәт итеп, гомер буе аларга тугры калып яшим. Керәшен булып туарга кирәк, дигәндә, дөрестән дә, минем әнием Анна бик яхшы җырлый иде. Кунаклар җыйганда, урыслар әйтмешли "запевала", кычкырып җырлап җибәрә иде ул. Тавышы шундый яңгырап тора иде. Әтием, профессионал булмаса да, гармунда бик матур уйнады. Әни җырлый, әти уйный...
- Сез "Бәрмәнчек" ансамбленә кадрлар да әзерлисез. Оксана Дмитриева, Регина Павлова - сезнең укучыларыгыз. Бүгенге көндә дә керәшен студентлары Альбина Абрамова, Ольга Бачкова Сезнең класста белем ала. Халык кадрлары әзерләү буенча нинди перспективалар күрәсез?
- Әйе, "Бәрмәнчек" ансамбле белән, мин кадрлар әзерләү, алар эш урыннары белән тәэмин итү турында килешү төзедек. Заманасы шундый хәзер. Балаларны укытып чыгару гына түгел, эшкә урнаштыру да бик мөһим. "Бәрмәнчек"тә тавышлары белән килешкән, миндә укыган татар җырчылары да эшләп килә. Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә, Айдар Фәйзрахманов коллективында да, Опера театрында да шәкертләребез эшли. Безнең җырчылар әзерләү кафедрасыннан чыккан артистлар югалып калмыйлар. Быел Вадим Захаров белән Оксана Дмитриевага атказанган исеме бирделәр. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү - без, остазлар өчен, бик шатлыклы вакыйга. Аннан соң, "Йолдызлар фабрикасы" дигән проектыбыз да бар. Яхшы укыганнарны, дисциплина ягыннан үрнәк булганнарны, иҗади яктан бик актив балаларны мин әлеге проектка алам. Без анда зур сәхнәләрдә профориентацион концертлар белән йөрибез. Чаллыдагы дустым Рәзинә Сәетгәрәева һәрбер укучыма характеристиканы шигъри юллар белән язып бирә. Бу юнәлеш укучыларны тагын да канатландырып, кәефләрен күтәреп җибәрә. Остаз белән шәкертнең бер сәхнәдә булуы да баланың киләчәктәге иҗатына яңа этәргечләр бирә.
Артист профессиясе бер дә җиңел түгел ул. Мин үзем 4 ел училищеда, 5 ел консерваториядә белем алдым. Хәзер инде 35 ел сәхнәдә. Студентларыма, алты ел уку дәверендә, үзем үткән юлның тәҗрибәсен биреп бетерергә тырышам. Алты ел бик аз инде ул. Шулай да, күбесе өлгерә.
- Талантлы керәшен балаларын үз канатыгыз астында тәрбияләүне, кан тарту дип тә уйламыйсызмы?
- Ул ягы да бардыр. Гомумән, укырга килгәндә үк, миңа дип киләләр. Билгеле, барысын да үземә ала алмыйм, җитешеп бетеп булмый. Кафедрабызда бик яхшы остазлар да (аларның шактые минем шәкертләр) эшли. Шулай да, һәрбер студентны күз уңында йөртәм, ачык дәресләргә керәм, киңәшләремне бирәм.
Оля Бачкованың университетта быел беренче елы. "Бәрмәнчек"нең директоры Артур Поляков инде аны эшкә чакырырга да өлгерде. Оляның тәҗрибәсе бар, Алабуганың мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлады, күп конкурсларда катнашып, лауреат исеменә дә лаек булды. Шундый дәрәҗәле ансамбльдә эшли башлаганчы, профессиямне яхшылап өйрәнәм әле, диде ул. Дөрестән дә, рәхәтләнеп укысын әле. Өйрәнәсе нәрсәләр күп. Камал театры артисты Радик Бариев студентлар белән "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзекләр куя. Безнең Оляга төп рольне - Мәйсәрә ролен тапшырдылар. Шулай итеп, укучыларыбызны иҗат, сәхнә законнарына, чын артист булырга өйрәтәбез.
- Укучыларыгыз белән булган җылы мөнәсәбәтләрегез әллә каян күренеп тора...
- Студентларның күбесе тулай торакта яши. Андагы тәртипне дә күзәтеп торам. Яшь чакта барысы да кызык бит, егетләр-кызлар бер-берсенә күз атып йөриләр. Шәкертләремнең булачак килен-кияүләре белән дә танышам. Минем ризалыктан башка әле берсенең дә өйләнешкәннәре юк (көлә).
Уку дәверендә төп басымны белем алуга куям. Университеттан чын профессионал булып чыгу бик мөһим. Хәзер җырлаучылар бик күп. Укучыларымны, син күпләр арасында аерылып торырга, тамашачыны беренче чыкканда ук, җәлеп итәргә, гаҗәпләндерергә тиешсең, дип тәрбиялим. Карале, нинди талантлы бала, дисеннәр. Яңа тавыш, яңа исемне шундук күреп алсыннар, дим. Индивидуаль сәләтләрең җитешеп җитмәсә, сәхнәгә чыгуны бераз кичектереп торырга кирәк. Син башта шул үзенчәлекләреңне эзләргә, табарга тиешсең, дим. Университетта балаларның шул якларын ачарга тырышабыз.
Мин укучыларым белән яшим. Алар белән мәш килеп, яшемне дә онытам. Мин аларга остаз гына түгел, әни дә, дус та. Серләрен дә сөйлиләр. Төрле яктан бергә бәйләнгән зур гаилә булып яшибез, эшлибез.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Сезгә, Винера Әхәтовна.
Автор фотолары, 2017 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев