Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева ире Камил әфәнденең соңгы көне турында сөйләде - видео

ТНВ каналында чыга торган «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева булды.

Винера Ганиева ире Камил абыйның соңгы көне турында сөйләде.

"36 ел яшәп, өч сәгать эчендә Камилемне югалттым. Көн гадәттәгечә башланды: мин эшкә институтка, ул театрга китте. Дүртенчеләрдә өйгә кайтам дип хәбәр иттем, ул әле дусларына кереп чыгам, диде. Дуслары эссе сауна, мунча яккан булган. Камил эссене яратмый иде, мунчага да вакыт узгач кына керде. Монда мунчада үзе генә калган булган. Миңа шалтыратып "Камил абый монда, ул үлде", дип әйттеләр, без энем белән шул йортка киттек. Калтырата башлады, ышанмадым. Мин аскы катка төшкәндә, ул ләүкәдә ята иде", - дип сөйләде Винера Әхәт кызы.

Җырчы сүзләренчә, беренче ел бик авыр булган. Аңа ике иптәш кызы ярдәм иткәннәр. Тулырак тапшыруны карап белә аласыз.

ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев