Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ВИДЕО: Зәй керәшен авылларында булган экспедиция йомгаклары

Узган 2022 елның август аенда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Зәй районының 12 авылында булып кайтты.

8-13 августта этномузыколог Геннадий Макаров, Җырчы Җәкәү йорты балетмейстеры Марина Тараканова-Казакова, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты Илүзә Галиуллина, “Бәрәкәт” керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм видеограф Илдар Хафизов Зәй районының төрле авылларында булдылар.

Әлеге экспедициянең төп максаты – авылларда сакланган керәшен культурасының асылын өйрәнеп, аны халыкка җиткезү.

Әйе, керәшен җолалары сакланып калган, әмма чын фольклор эстрада ягына карап, югалып бара. Безгә аны саклап калырга кирәк. Моның өчен обрядлар, иман көйләрен яздырырга, җирле музей, тарихи чыганаклар белән танышырга, төрле уен коралларында уйнаучы кешеләр белән аралашырга кирәк. Шулай ук, Геннадий Михайловичның (Макаров — ред.) 60-70нче елларда яздырылган язмалары бар. Ул вакытта керәшен көйләре ничегрәк яңгыраган һәм бүген нинди алар – чагыштырып карыйсы иде. Без шушы эшләрне башкарып чыгарга тырышабыз. Планда – һәр елны яңа районга бару, – дип сөйләде Марина Казакова.

Әлеге этнографик экспедиция йомгаклары буларак, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк видеоязма чыгарды. Әлеге язманы укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 

Бу темага:

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Зәй районында экспедиция башлап җибәрде

Зәй авыллары буйлап экспедиция — икенче көн (фото, видео)

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре биш көн эчендә Зәй районының унике авылында булып кайтты.

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы группасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев