Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вячеслав – җиңүчеләр арасында

Керәшен егете Вячеслав Атуков кыска дулкыннарда радиоэлемтә алып бару буенча Смоленск өлкәсендә үткәрелгән чемпионатта икенче призлы урынны яулады.

Вячеслав – Мамадыш районының борынгы тарихлы Колышчы авылында туып-үскән егет. Хәзерге вакытта ул Түбән Кама нефть химиясе колледжында тырышып белем ала. Укудан буш вакытарын да әрәмгә уздырмый, Түбән Каманың танылган тренеры Ильяс Бикбаев җитәкчелегендәге радиоспорт түгәрәгендә шөгыльләнә. Остазы Ильяс Нурислам улы әйтүенчә, Вячеслав – аның иң сәләтле өйрәнчекләреннән берсе. Инде бу телгә алган илкүләм чемпионаттагы уңышы да – моның ачык мисалы.

Сүз уңаеннан, шунысын да әйтик: бу тырыш егет Колышчы тарихындагы танылган нәсел дәвамчысы. “Гасырлар кичкән Колышчы” китабында инде язганымча, аның бабасы Иван Архипович Атуков (1932-2016) яшь чагында Мәскәүдәге Кремль полкында хезмәт итеп, И.В.Сталинны соңгы юлга озатуда катнашкан кеше иде. Ә Вячеславның җырак бабасы Архип Иванович Атуков (1892-1956) илебез тарихындагы өч сугышта – Беренче Бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан сирәк якташларның берсе булган...

Виктор ШАДРИН.

Фотода: Вячеслав Атуков – тренеры Ильяс Бикбаев белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев