Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вәгъдәләшеп хушлашканнар

20 апрель көнне Сарман районының Ләке авылы клубында күренекле шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова белән искиткеч җылы очрашу узды. Кичәгә Клара Гарифовнаны сагынып һәм хөрмәт итеп яшәүче Ләке авылы халкы, укытучылар һәм укучылар җыелды.

"Мондый очрашуларның булганы юк иде әле, дип, искәртте авыл клубының художество җитәкчесе Римма Тимирова. - Клара Булатова белән бергә ире Нәфис абый һәм яшь шагыйрә, тамырлары белән үзебезнең авылдан булган Людмила Осипова да килгән иде. Аларны ишектән үк, ипи-тоз белән, җырлап каршы алдык. Очрашу барышында Клара Гарифовнаның иҗаты белән таныштык, "Игәнә" һәм "Айбагыр" ансамбльләре яраткан шагыйрәбезне матур чыгышлары белән сәламләделәр, Пахса бәйрәменнән сюжет та күрсәттеләр. Укучыларның Клара Булатованың шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укулары аеруча да күңелле булды", - дип сөйләде ул.

Клара Булатованың балачагы Ләке авылында уза. Очрашуда ул елларны үзе дә искә алып, бергә уйнап үскән Иван дәдәй Тазов, Валентин Кузьмин турындагы хатирәләрен яңарткан. Яшьлек дусты Демьян Малов белән дә җылы очрашып, хәл-әхвәл белешкәннәр. Шагыйрә "Игәнә" ансамбленә кушылып җырлап, вальс та әйләнгән. Соңыннан, кунаклар авылның чиркәвенә дә кереп чыкканнар.

Бу очрашудан бигрәк тә балалар канәгать калган. "Мондый зур шагыйрә белән очрашканыбыз юк иде"-, дип, чын күңелдән шатланганнар. Якты кичерешләр белән авылдашлар әле бүген дә янып йөриләр икән. Саубуллашканда, 81 яшьлек шагыйрә Ләке авылы халкы белән 85 яшендә дә очрашырга вәгъдә иткән.

***

"Оныт инде шул Ләкене!" - диләр,

Шулмы булды дуслар әйтер сүз?!

Минсез дә ул Ләке - Ләке инде.

Мин кем булыр идем Ләкесез?

Бәлки ачтан үлгән булыр идем

Кырык алтынчының җәендә.

Керәшеннәр ачтан алып калган

Гомерем дәвам итә әле дә.

Сәлим Мәкчемнәре дурычмагы

(Тышы алабута оныннан),

Җапай Аудыеның шишарасы,

Киндер мае кушып куелган -

Шул азыклар мине саклап калды

Такыр басуларда, кырларда

Күрше кызлар белән ачы какы,

Кәҗә сакаллары җыйганда.

Алар бар да минем хәтеремдә,

Ике байлык миндә бүген бар!

Берсе - хәтер, икенчесе - китап.

Канатларым шулар булдылар.

"Шагыйрь" дигән олы сүзне миңа

Ләкедә бит башлап әйттеләр.

Шуңадыр ла минем иҗатымда

Гомер буе яши Ләкеләр.

Очрашудан фоторепортаж карагыз:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев