Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ветераннарны хөрмәтләү

Җиңү бәйрәме алдыннан һәркайда Бөек Ватан сугышы ветераннарына тагын бер кат чиксез хөрмәтебезне, бүгенге тыныч тормыш өчен кылган батырлыклары алдында баш июебезне белдереп, очрашулар уза. Шундый җылы очрашуларның берсе Чаллының сугыш һәм хезмәт ветераннары пансионатында да узды.

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева ветераннарны шәһәр мэры исеменнән тәбрик итте һәм аларга изге теләкләрен җиткерде.

23нче һәм 64нче мәктәп укучылары һәм "Незабудка" тимурчылык отряды членнары пансионатта ял итүчеләргә бәйрәм концерты күрсәттеләр. Алар һәркемгә яхшы таныш сугыш чоры җырларын башкарганда, ветераннар күңелдәге хатирәләрне яңартып, күз яшьләре белән елап утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы 9 май ветераннар Җиңү бәйрәме