Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вероника Михайлова: “Репертуарга керәшен халык җыруларын күбрәк кертергә телибез”

“Туым Жондызы” Гран-при алган Мәликә һәм Сәет Насыйровларның сәнгать җитәкчесе киләчәккә булган планнары турында сөйләде

5 февраль көнне “Туым Жондызы” – Россиякүләм керәшен этник сәнгатен башкаручы яшьләр конкурс-фестиваленең Гран-при ияләре билгеле булды. Солистлар арасыннан Гран-прига Казанның 24нче музыка мәктәбе укучылары Мәликә һәм Сәет Насыйровлар лаек булды. Аларга “Туым Жондызы” фестиваленең кубогы, диплом һәм 30 мең күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды.

Өченче класста укучы Мәликә белән Сәетнең сәнгать җитәкчесе – нагайбак кызы Вероника Михайлова (Барышникова). Балаларның икесенә дә 10 яшь. Алар белән Вероника өченче елын шөгыльләнә.

Вероника Михайлова "Иң яхшы сәнгать җитәкчесе" номинациясендә җиңде

Вероника Михайлова (Барышникова) белән элемтәгә чыгып, киләчәккә планнары  турында белештек:

– Гран-при алу безнең өчен көтелмәгән сөенеч булды. Алга таба да әлеге юнәлеш буенча эш итәргә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга, репертуарга керәшен халык җыруларын күбрәк кертергә телибез.

Без аерым да, ансамбль составында да мишәрләрнең, Казан татарларының, керәшеннәрнең һәм нагайбакларның җырларын өйрәнәбез. Кайчак русча җырлар да башкарабыз.

Мәликә белән Сәет нәселендә керәшеннәр юк. Аларны керәшен, нагайбак җырулары белән мин таныштырдым. Балаларга бу юнәлеш бик ошый. Алар керәшен көйләрен яратып, тәмен белеп җырлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев