Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вероника Бояровадан ураза ашлары рецепты

Вероника Боярова чыгышы белән Зәй ягындагы Кадер авылыннан. Аңа сигез ай булганда, гаиләсе Түбән Кама районының Шәңгәлче авылына күченә. Балачагы, яшьлек еллары шунда уза. Хәзерге вакытта үзенең гаиләсе белән Байгол авылында яши.

Вероника Фëдоровна бала чакта калган әбиле вакытларын еш искә ала: «Әби бездә йолаларга, динебезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышты. Җазыклардан сакланырга, иманнар укырга кирәклеген аңлатты. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, уразага җәйдән үк әзерләнә башлый. Җиләк-җимеш, гөмбә җыеп киптерә. Көнбагыш, җитен майларын барлап куя. Көз көне бергәләшеп, күп итеп кәбестә тозлый идек», — диде ул. Ураза вакытында үзе яратып пешерә торган берничә ризыкның рецептын да бирде.

Солы ярмасыннан котлет

Бер стакан вакланган солы ярмасы (овсяные хлопья), ике стакан кайнап торган су, бер бәрәңге, ике баш суган, бер кишер, бер-ике тырнак сарымсак, тәменчә тоз, яшел тәмләткечләр һәм кыздыру өчен май алабыз.

Ярма өстенә кайнап торган су салып, ярты сәгать чамасы тотабыз. Суган, кишер, бәрәңге һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Барлык компонентларны да кушабыз, тоз, тәмләткечләр өстибез, яхшылап болгатабыз һәм котлетлар ясыйбыз. Майда кыздырырга һәм пичтә пешерергә дә мөмкин.

Гөмбәле щи

Аны пешерү өчен кәбестә (тозланган булса да ярый), кишер, бәрәңге, гөмбә, сарымсак, суган, тоз, тәмләткечләр кирәк.

Гөмбәне югач, суга салабыз һәм әзер булганчы пешерәбез. Гөмбәне алгач, шулпасында кәбестә пешерәбез. Бәрәңгене шулпага салабыз. Кишер, гөмбә, суганны майлы табада кыздырабыз. Бәрәңге пешеп җиткәч, кыздырылган яшелчәне һәм тәмләткечләрне өстәп, тагын 10-15 минут кайнатабыз. Плитәне сүндергәч кенә, сарымсак салабыз. Өстен каплап бераз тоткач, шулпа әзер. Ашларыбыз тәмле, тоткан уразалар саваплы булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев