Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Карпова: “Шигырьләрем аша аңларсыз”

Сарман районының Түбән Чыршылы авылында яшәүче Венера Карпова үз хисләрен шигырьләр аша җиткерә

Амикрон

Тормыш сукмагы катлаулы,

Алышына ак белән кара.

Кара сукмакны агартырга

Бармы икән бер чара?

 

Тормыш йөри урман буйлап,

Узган гомерен уйлап.

Каеннарга сарыла,

Тыныч тормыш сагына.

 

Имәнне барып кочаклый,

Имән урманны саклый.

Кызгана имән тормышны,

Каерысы белән каплый.

 

Су буена төшә тормыш:

“Алтын балык, кара әле,

Амикрон дигән дошманны,

Упкыннарга сал.әле!”

 

Шәхесләребез бик көчле,

Армый-талмый алга бара.

Кара сукмакны агартырга,

Табалар алар чара.

 

Саташкан бәхет

Мичкә каршы җан сәке.

Бәләкәй якта почмакта,

Мич ялкынын карап утырам,

Әй, күңелле шул чакта.

 

Күзләремә әти-әни күренә,

Мич ялкыны миңа үрелә,

Әбекәй дә ике куллап,

Минем чәчемне үрә.

 

Кайсының намусы җиткән,

Дүрт айлык нәни баланы

Кулсыз карчыкка биргән?

Шундый авыр вакыт үткән.

 

Берәүнең бәхете чәчәк аткан,

Минеке сазлыкта яткан.

Бүген генә эзләп тапкан,

Ап-ак шәлен иңемә япкан.

 

Фәрештә өстәлгә кунган.

Бүген минем бәхетем туган.

Фәрештәмнең канатлары,

Шигырьләр белән тулган.

 

Туган, туасы балаларның,

Бәхетләре җанчыкта.

Җанчыкны кысып бәйләгез,

Төшмәсеннәр сазлыкка.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев