Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Ганиевадан пәрәмәч рецепты

Һәр хуҗабикәнең иң оста әзерли торган сые була. Минем пәрәмәчләрем шәп килеп чыга, – ди Венера Әхәтовна

Мин пәрәмәчне итле фарш һәм төелгән бәрәңге белән аерым-аерым әзерлим. Кыздыруны түгел, ә мичтә пешерүне кулайрак күрәм – болай иткәндә, тәмлерәк тә булып чыга, файдалырак та.

Шулай итеп, бездә бүген Венера Ганиевадан милли аш бәйрәме!

БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:

Камыр өчен:

    Каймак - 1л;

    Майонез – 2 аш кашыгы;

    Он - чама белән, камыр кулга ябышмаслык булсын;

    Тоз - үз чамаңа карап;

    Сыек май – 2 аш кашыгы.
 

Эчлек өчен:

    Сыер итеннән фарш - 500 г;

    Тавык мае;

    Суган -1 баш;

    Тоз, борыч - үз чамаңа карап;

    Төелгән кайнар бәрәңге - 500 г.

Сыер итеннән булган фаршка мин тагын тавык мае кушып җибәрәм алай пәрәмәчнең эчлеге йомшаграк булып китә тәме дәтатлырак була. Бәрәңге пәрәмәчләрен аерым әзерлим. Бу мин үзем уйлап тапкан ризык! Тагын шуны да әйтәсем килә мин беркайчан да камырны пычак белән кисмим, кул белән генәэш итәм, аннары җәям. Бәрәңге пәрәмәчләре белән дәшулай ук бар эш. Аныңбер нечкәлеге бар төелгән бәрәңгене камырга нәкъ менә кайнар вакытында ягарга кирәк.

   Ашларыгыз тәмле булсын!

Журнал Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев