Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Ганиева: Мин кечкенәдән керәшен бәйрәмнәрендә үскән бала

7 октябрь көнне "Ак барс" яшьләр үзәгенең концерт залында "Керәшенчә винегрет" исемле концерт узды. Әлеге проектның авторы Евгений Максимов.

"Керәшенчә винегрет" рецептын оештыручылар әлеге чараны тамашачыларга икенче тапкыр тәкъдим итте. Узган елгы концерт 8 мартка туры килү сәбәпле, анда бары тик ир-атлар гына катнашкан иде. Быел исә хатын-кызлар да катнашты һәм "винегрет"ның бу рецепты тамашачыга ошаган булса кирәк.
Концертта кем артыннан кем чыгыш ясаячагын тамашачы үзе белергә тиеш иде. Аларга җырчының иң яраткан ризыгы һәм эчемлеге тәкъдим ителде. Күпчелек җырчы мантый һәм кара чәй ярата икән, шуңа оештыручылар тамашачыга яраткан җырчысын танырга тагын бер ярдәм - балачактагы фотоларын әзерләгән.
Күпчелеге яраткан ризыгы итеп мантый, пилмән сайлаганда, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева яраткан ризыгын тиз генә әйтә алмаган. Венера Ганиева "Татар-информ" хәбәрчесенә үзе пешергән барлык ризыкларны да яратуын әйтте.
"Мине концертка чакырсалар, рәхәтләнеп ризалашам. Безгә тамашачыны күрү үзенә күрә бер шатлык. Мин ике халык баласы. Минем әти - татар, ә әни - керәшен. Шуңа минем бәйрәмнәрем, концертларым бик күп. Мин кечкенәдән керәшен бәйрәмнәрендә үскән бала. Кан-кардәшләр белән очрашканда, "арулармы сез" дип әйтәсем килә. Монда гел ризыклар турында сөйләшәләр. Мин үзем пешергән камыр ризыкларын яратам. Миңа әни барысын да өйрәтеп калдырды. Оештыручылар балачак фотоларын да сорады. Әле менә тормыш иптәшем нинди фотоны биргәнен үзем дә белмим. Мин кечкенә чагымда ямьсез идем, ә хәзер матур", - дип сөйләде Венера Ганиева.
Концертта Виталий Агапов, Венера Ганиева, Галина Казанцева, Валерий Шрыков, Олег Фазылҗанов, Алина Прокофьева, Елена Григорьева һәм яшь җырчы Иван Пугачев катнашты. Танылган биюче Григорий Сергеев белән "Мирас" ансамбленнән дәртле биюләр, Яр Чаллы шәһәреннән "Бәләкәй дәдәйләр" инструменталь ансамбле дә концертны җанландырып торды. Концертны "Керәшен чибәре-2016" җиңүчесе Татьяна Ефремова башлап җибәрде. Шулай ук концерт барышында яшь җырчылар Марина Карпова белән Алина Давыдованың "Керәшен кызлары" җырына төшерелгән клипның да презентациясе булды.
Исегезгә төшерәбез: "Керәшенчә винегрет" концертын "Татар-информ" онлайн күрсәтте. Концертның видеоязмасын тиздән карап булачак.

"Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев