Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Аитова: "21 гасырда 70 яшьтә дә бала табу проблема түгел!"

Журналист үз сәхифәсендә кияүгә чыкмаган кызларга бирелә торган тәрбиясез сораулар турында язган.

"Татарстан -яңа гасыр» телеканалында "Таяну ноктасы" тапшыруының элеккеге алып баручысы Венера Аитова кияүгә чыкмаган кызларны "бәхетле булырга беркайчан да соң түгел" дип тынычландырган.

"Акыллы, чибәр, тәртипле, булдыклы, бар нәрсәсе булган кызлар ник аеруча тәнкыйтькә дучар була икән ул? Тәнкыйтьне «утырып калмас өчен акыллы киңәшләр» дигән сүз белән дә алыштырырга була. Яше барган саен ни өчен кызлар (аеруча якыннарыннан) «сорамаса ярар иде» дип борчылып йөрергә тиеш?..

Беренчедән, кызлар, тынычландырасым килә.

"Кайчан кияүгә чыгасың?» соравы кияүгә чыгуга ук "кайчан бәби алып кайтасың?", аннары "икенчесенә сузмагыз инде" кебек тәрбиясез (ә тәрбияле кеше бу сорауларны бирә алмый) репликаларга трансформацияләнә!

Гадәттә әлеге сорауларны сөйләшер сүзе булмаган, киләчәгең өчен борчылып та карамаган адәм бирергә мөмкин. Еллар буе баласыз тилмергән, бу сорауларга беренче сүзеннән үк кычкырып еларлык дәрәҗәгә җиткән танышларым аз булмады. Бу инде замана проблемасы (экология һ.б.һ.б.)

Миңа "48 яшьтәгеләргә нинди киңәш бирерсез?" дип язган бер мөлаем туташ.

Мин, әлбәттә, психолог та, эксперт та түгел, кызлар, тик әгәр дә 48 яшьтә кияүгә чыгып балалар табасы килә икән, мин - бәхетле булырга беркайчан да соң түгел дип саныйм! 21 гасырда белүегезчә җитмештә дә проблема түгел! Ә 50 яшьтә бигрәк тә!

Хатын-кызлар консультациясендә табибә "мин баланы соң табучы, кесарево буладыр бит?" дигәч, "балакаем, миндә дүрт 50 яшьлек йөкле әниләр, син син соң табучы булгач, алар кем? Үзең табасың!", диде. Таптым да!

Өстәп, "хатын-кыз йөкле булып карт булалмый!" — диде ул!

Яшьләр арасында бик авыр табучылар, соң табучылар арасында бик җиңел табучылар күп, иң мөһиме күңел халәте. Һәм синең янәшәңдә үзеңә ышанычны арттыручылар, алар белән яшеңне онытучылар булу — менә нәрсә мөһим", — дип язган Венера Аитова.

Инстачылар арасында журналист фикерен хуплаучылар да бар, килешеп бетмәүчеләр дә үз фикерен язган:

"Миңа бер туганым "синең поездың киткән инде диде";

"40-50 яшьтә тапкан баланы пенсия акчасы белән ничек кеше итәргә? Һәр нәрсәнең үз вакыты";

"Кайбер кешеләр бөтенләй бала теләми. Алар үзләренчә бәхетле";

"Тагын малай, тагын кыз дигән сораулары җен ачуны чыгара";

"Соң түгел! Хак сүзләр";

"Хатын-кыз һәрвакытта да күңеле белән яшь кала минемчә, безнең әни дүртенче баласы — төпчеген 48 яшьтә тапты…90 яшькә хәтле яшәде, ничә яшьтә, ничә бала табу, шәхсән һәр кешнең үз эше… Кысылып утырганнарның бүтән эшләре юктыр".

"Интертат"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев