Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватанны саклау ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы

Советлар Союзы чорында барлык ир-атлар да диярлек армиядә хезмәт итте

Яшь егетләрнең хәрби хезмәткә китүе авыл өчен зур бер бәйрәм булып, озату кичәләре үткәрү традициясе бар иде. Ул кичәләрне күзаллау өчен, туй белән чагыштырырга була. Армиягә "бөтен дөнья белән" озатып калу, мөгаен, революциягә кадәрге чорда, ир-егетләрне 25 елга “патша хезмәте”нә алып киткәндә үк тугандыр. Дөрес, ул чакта һәр авылдан бер кешене генә алганнар. Хәлле кешеләр, үз улларын тынычлыкта калдырсыннар өчен, малын да, акчасын жәлләмәгәннәр. Шуңа да иң хәерче гаиләдәге егетләр генә хезмәт итәргә киткән. Аларны авыл халкы бергәләп юлга әзерләгән, әйберләр җыйганнар. Барысы да үзләрен булачак солдат алдында бурычлы итеп тойганнар.

Совет чорында армия хезмәте нибары ике-өч ел дәвам итә, әмма, "киң колач белән" озату традициясе сакланып кала. Кагыйдә буларак, биредә солдатның әти-әнисе, абыйлары һәм сеңелләре генә түгел, дуслары да җыелалар. Егетнең яраткан кызы булса, ул да килә. Озату кичәсе булачак солдатның туган йортында уза.

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында гомерен уздырган Чернов Леонтий да 1956нчы елда хәрби хезмәткә чакырыла. Яратып йөргән кызы Александра озатып кала аны. Армия ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Леонтий 3 ел да 3 айдан соң, чын, кыю ир булып туган ягына әйләнеп кайта. Хатлар аша аралашып, сагынып торган сөйгәне аны зур шатлык белән каршы ала. Озак та үтми алар гаилә дә корып җибәрәләр, балалар үстерәләр.

Балалары әтиләренең Германиядә булуы хакында сөйләгәннәрен бүген дә еш искә төшерәләр. Ул 86 яшенә җитеп, ә әниләре бик яшьли, 50 яшендә үк үлеп китә. Аларның армиягә озату кичәсендә төшкән һәм Александра Чернованың солдат егеткә җибәргән фотоларын безгә кызлары Клавдия җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев