Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватанга тугрылыгын хезмәте белән раслый

Башкортстанның Бакалы районы егете генерал-майор Андрей Рыцев үзе дә, хатыны Юлия һәм уллары Даниил, Артур, Трофим да хәрби юлны сайлаганнар.

Башлангыч классларда укыганда Андрей башка яшьтәшләреннән аерылып тормаган гади бер малай булган. Үсә-үсә, холкында ныклык, җаваплылык һәм төгәллек хасил була. Гаделлек хисе аеруча көчле була анда. Спорт белән ныклап торып шөгыльләнә. Шул вакытларда ук тәвәкәллеге, киң күңеллелеге, үз-үзен кулда тота белүе, акыл һәм ирләрчә кыюлыкка ия булуы күренә. Бу сыйфатларга ия булган малайның тормыш юлы хәрби хезмәт белән бәйләнүе гаҗәп түгел. Әтисе Геннадийның армия тормышы турында сөйләгәннәре дә малайны хәрби һөнәрне сайларга этәргәндер. Шулай ук, ике бабасының да Бөек Ватан сугышында катнашуы, ә әбиләренең Җиңү таңын якынайту өчен тылда фидакарьләрчә эшләве дә Андрей өчен үрнәк була. 

Андрейның әтисе Геннадий Николаевич 35 елдан артык һөнәри училищеда яшьләрне тормышта кирәкле белгечлеккә өйрәтә. Әнисе Валентина Борисовна Васильева гомеренең 40 елдан артыгын район дәваханәсендә терапевт хезмәтендә уздырган.

Аларның уллары Андрей 1994 елда — һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренең Энгельс югары зенит-ракета команда училищесын, 2007 елда — Тверь шәһәрендә космик гаскәрләрнең Советлар Союзы маршалы Г. Жуков исемендәге хәрби академиясен, ә 2021 елда Россия Кораллы көчләре генераль штабының Мәскәүдәге хәрби академиясен бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Офицер буларак, Көнчыгыш, Көньяк һәм Көнбатыш хәрби округларында расчет начальнигыннан башлап армия командующие урынбасарына кадәрге вазифаларда хезмәт итә. Хәзерге вакытта Андрей Рыцев — Һава-космик көчләрнең 1нче армиясендә командующий урынбасары.

Абхазия, Кырым һәм Сүриядәге махсус сугышчан бурычларны үтәүдә һәм, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрби бурычын үтәүдәге батырлыгы өчен, 2023 елның июлендә Батырлык ордены белән бүләкләнә, ә декабрьдә Россия Президенты указы белән аңа генерал-майор званиесе бирелә.

Андрейның үзе шикелле үк, хатыны Юлия дә Россия Кораллы көчләр сафында хезмәт итә, ә аларның уллары Даниил, Артур һәм Трофим — кадетлар, алар Забайкальедагы кадетлар корпусында белем һәм чыныгу алалар. 

Елена ТАКАШОВА.
«Бакалинские зори» газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев