Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватан геройлары көне уңаеннан Александр Малов белән онлайн очрашу булган

9 декабрь – Ватан геройлары көне

Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан спорт-патриотик тәрбия бирү, призывка кадәрге әзерлек буенча “Патриот” Республика үзәге бүген 10.00 сәгатьтә укучылар белән онлайн очрашу уздырды.

Очрашу башланганчы, Ватан геройлары көне уңаеннан, укучыларым белән күрше Албай авылы геройларын искә алдык. Алар турында тагын бер тапкыр кыскача информация бирелде.

Онлайн очрашу вакыты җиткәч, игътибарыбыз экраннарга юнәлде. Укучылар Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Михайлович Малов белән Әфган сугышы ветераны Рөстәм Габделхәевич Вафиннарның чыгышын тыңлады.

Укучыларымны кыскача Александр Михайлович Маловның тормыш юлы белән таныштырдым. Аның фәнни хезмәтләр авторы булуы, Бөек Ватан сугышы батырлары турында китаплар язуы, үз тормыш юлын чагылдырган әсәрләре барлыгы турында әйтеп уздым. Шулай ук, аның керәшен кешесе булуы, туган телебездә иркен аралашуы, тарихыбыз белән кызыксынуы турында сөйләдем.

Төрле конференцияләрдә, очрашуларда катнашуыбызны, Александр Михайловичны күреп белүем турында әйттем.

95 яшьлек хөрмәтле ветераныбызга “Туганайлар” аша исәнлек-саулык телибез. Чыгышын сокланып һәм яратып тыңладык.

Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү – изге бурыч. Аның өчен зур рәхмәт, Сезгә!

Лидия Пасыева- Константинова,

Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең

тарих, җәмгыять белеме укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев